29 апрель 2016 яңалыклары
-
«Рәхмәт, рәхмәт», дия Ксения Ивановна
Сала Көшкәт авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне Ксения Павлова үзенең олуг бәйрәмен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
-
Бистәдә урам тутырып артыш куагы утырту модага кергән
Балтач бистәсенең кайбер урамнарында яшәүче хуҗалыклар берсеннән-берсе күреп, капка төпләренә артыш куагы утырта башлаганнар.
-
Балалар сәхнәгә йөгереп менеп әкият геройларының кочакларына сыендылар
Тәрбиячеләрдән дә яхшырак балалар тормышын якыннан белгән тагын башка һөнәр ияләре бар микән ул?.. Сабыйларча уйный, сөйләшә, хәтта аларча уйлый белү сәләтенә дә ия бит алар. Шуңа да йөрәк җимешләребезне алар кулына ышанып тапшырабыз да инде. Эш көннәрендә көн дәвамында нинди рольләргә генә кермиләр - чын артистлар инде менә! Аларның...
-
Балага исем кушуны да катлауландырмакчылар
Россия Дәүләт Думасына тагын бер закон проекты кергән.
-
1 майдагы эстафета-ярыш «Сабантуй» паркына күчерелә!
1 май көнне Балтач бистәсенең үзәк Ленин урамында, Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышлап, җиңел атлетика буенча эстафета-ярыш оештырыла, дип язган идек.
-
Шикәр авыруын җиңик
Ел саен апрель аенда Бөтендөнья тазалык көне үткәрелә. Быел ул «Шикәр авыруын җиңик» девизы астында узды. Чөнки бүгенге көндә аның белән авыручылар саны көннән-көн арта.
-
Балтачта яшәүче НАИЛӘ ГЫЙЛӘҖЕВАның 55 яшьлек юбилее.
Балтачта яшәүче НАИЛӘ ӘСХӘТ кызы ГЫЙЛӘҖЕВАның 1 майда 55 яшьлек юбилее.
-
Бәйрәмнәрдә хастаханәләрнең эшләү тәртибе
30 апрель һәм 3 май көнне район үзәк хастаханәсе, Яңгул, Чепья, Кариле амбулаторияләре һәм авыллардагы фельдшер-акушерлык пунктлары төшкә кадәр эшләячәк.
-
Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче НУРИЯ ЗАКИРОВАга 55 яшь тула.
Ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләүче НУРИЯ ӘЛТӘФ кызы ЗАКИРОВАга 30 апрельдә 55 яшь тула.
-
Чепья авылында яшәүче СӘВИЯ ГАФИУЛЛИНАның 50 яшьлек гомер бәйрәме.
Чепья авылында яшәүче кадерле кешебез СӘВИЯ НУРЗАДА кызы ГАФИУЛЛИНАның 30 апрельдә 50 яшьлек гомер бәйрәме.
-
Карадуганда яшәүче НУРИЯ ЗАКИРОВАның юбилее
Карадуганда яшәүче туганыбыз НУРИЯ ӘЛТӘФ кызы ЗАКИРОВАның 30 апрель көнне олуг юбилее
-
Ветераннар бүләк кабул итә
Балтач бистәсендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннарына район башлыгы бәйрәм пакетлары тапшырды.
-
Балтачка республиканың педагог-оештыручылары җыелды
Балтач урта мәктәбендә республиканың педагог-оештыручылары өчен семинар үтте.
-
Май башыннан намаз вакытлары үзгәрә
4 майдан алып 8 августка кадәр, безнең җирлекнең табигый үзенчәлеге буларак, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң белән кушыла.
-
Сату да үтә, халык та ала
Район хакимияте җитәкчелеге урамда сәүдә итүне җайга салып, җитештергән тауарларны сату өчен бистәдә махсус мәйданчыклар билгеләгән иде.