14 май 2016 яңалыклары
-
Ярак Чурмада күп функцияле үзәк төзелеше тиешенчә бара
Республиканың социаль йөзен үзгәртүче Программаларның берсе - авылларда мәдәният йортларын, күп функцияле үзәкләр төзү. Бу өлкәдә районыбыз актив катнаша, программа башыннан бирле авылларыбызда 4 шундый үзәк төзелде инде.
-
"Зөләйлә"нең Зөлфиясе мендәрләр тегеп һәм сатып, балалар йортына ярдәм итә
"ЗөЛәйЛә" төркеме солисты Зөлфия Вәлиева театрда эшләп, сәхнәдә җырлап кына калмый, алтын куллы тегүче дә икән әле! Ул гаҗәеп рәсемле, милли бизәкле кечкенә мендәрләр тегә. Әмма бу гади генә кул эшләнмәләре түгел. Беренчедән, алар уч төбенә сыярлык кечкенә, икенчедән, мендәрләргә "Аллаһ" сүзе чигелгән.
-
Балтачта Сабантуй көне билгеле
Алдагы еллардагы килешенү нигезендә 2016 елда Сабан туе бәйрәме Балтач бистәсендә 4июнь - шимбә көнне булачак.
-
Казанда 11 яшьлек бала метро юлына егылып төшә
Вакыйга "Аметьево" метро станциясендә була.
-
Чәчү ашыгуны тәлап итсә дә, кабалануны яратмый
Тимирязев исемендәге җәмгыятьнеӊ алдагы елларда эшләгән җитәкчесе, безнеӊ яӊа, зур егәрлекле техникаларны фотога төшерәсез дә, газетага икенче берәүләрнеӊ хезмәтен язасыз, дип үпкә белдергәне бар. Бүген хуҗалыкны җитәкләгән Булат Исрафилов та, авыл хуҗалыгында алдынгы технологияләрне, яӊа җиһазлар кулланмыйча, максатчан алга бару мөмкин түгел, дип саный.
-
Борнак башлангыч мәктәбенең 50 еллык юбилеен билгеләп үттеләр (фото)
Күптән түгел Борнак башлангыч мәктәбенең 50 еллык юбилее уңаеннан оештырылган "Кайттыгызмы, кошчыклар" дип исемләнгән концерт булды.
-
Ретта синдромы күбрәк кыз балаларда очрый
Казанда беренче тапкыр Ретта синдромы буенча VIII дөнья конгрессы башланып китте. Форумда Россиянең 52 төбәгеннән һәм чит илләрдән белгечләр, галимнәр, табиблар катнаша.
-
Куныр авылы китапханәсендә бер-бер артлы кызыклы чаралар оештырылды
4 май көнне Куныр авыл китапханәсе "Без сугыш турында укыйбыз" ("Мы читаем о войне") дигән акциядә катнашты.
-
10 000 сумнан артык бурычы булган балтачлылар игътибарына
Суд приставлары хезмәте идарәсе мәгълүматларына караганда, 10 000 сумнан артык бурычы булган кешеләргә чит илгә чыгарга рөхсәт бирелми.
-
Сәрдек балалары тарихтан белемнәрен барлый (фото)
13 май көнне Сәрдек авыл китапханәсендә 1-4 сыйныф укучылары белән "Укучының мәдәни көндәлеге" проектын тәмамлау кысаларында, "Тарихны яхшы бел, балам" дип исемләнгән әңгәмә уздырылды.
-
Кырау төшәргә мөмкин
14-15 май көннәрендә Казанда 1 градуска кадәр салкын булачак. Бакча эшләрен башкарганда, яшелчәләр утыртканда һәм чәчкәндә игътибарлы булыгыз.
-
Балтач флористлары балалар бүлмәсенә нинди гөлләр куярга ярамавын әйтә
Гөлләр яратканга, мәктәп, балалар бакчаларына баргач тәрәзә төпләрендәге һәм идәннәрдә үсүче зур-зур бүлмә гөлләренә күзем төшә. Гадәттә дәү чүлмәкләрдә абага, калла тәрәзә төпләрендә шау чәчәчктә утырган цикламен, яран, бегония гөлләре үсә торган була. Баксаң, аларның һәркайсы бала организмына файда китерүче гөлләр икән.
-
Май аена йолдызлар фаразы
2016 елның май ае барлык йолдызлыклар өчен дә күркәм вакыйгаларга һәм файдалы, сөенечле эшләргә бай булачак. Май - ниһаять организмның уянган чоры, шуңа күрә бу ай бик күпләргә куйган максатларына ирешергә ярдәм итәчәк. Май аенда гаилә корырга, мөһим эшләр башкарырга ярамый, дигән сүзләрнең чын әкият булуын да истән чыгармагыз!
-
Көшкәтбашның фельдшеры кирәк дәваны, соравыңа җавапны таба
Башкасын әйтерлек көч булмаса да аның исемен әйтерлек көч таптым "Резеда апайны...", калганы төш кебек кенә...