29 май 2016 яңалыклары
-
Кәбестә үсентесе Кече Лызида күп
Кече Лызи урта мәктәбе кәбестә үсентесе сата. Берсе - 5 сум, 100 штуктан артыкны алган очракта берсен 4 сумнан бирәләр.
-
Шода фермасының үз паркы бар
2002 елда ул чактагы Шода авылы фермасы мөдире Азат Дәүләтшин иске ферма урынын җыештыртып, парк ясар өчен дип агач үсентеләре кайтарта. Теләк булгач, бу эшне тиз арада башкарып та чыгалар.
-
«Нечкәбил» республика бәйгесе старт ала
1 июньнән Татарстанда «Нечкәбил» XII Республика бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлый.
-
Карадуган балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе гөрләде (фоторепортаж)
Карадуган балалар бакчасында 27 май көнне чыгарылыш кичәсе балалар, тәрбиячеләр, укытучылар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды.
-
Чепья волонтерлары да кимен куймый
Чепья волонтерлары «Тирә-ягыңда чисталыкны сакла» дигән экологик акция кушылып, авылдашларын табигаткә сакчыл карашта булырга чакырды.
-
Балтачның мактаулы гражданиннары
Матур традиция буенча район Сабан туе көнендә иң лаеклыларга "Балтачның мактаулы гражданины" исеме бирелә.
-
“Халыклар дуслыгы” музее көн дә кунак кабул итә (фото)
"Халыклар дуслыгы" музее бер көн дә тынып тормый. Шушы көннәрдә бирегә "Наз" бүлекчәсендә тернәкләнүчеләр сәяхәт кылды.
-
Кырымда ял итәсең килсә...
Балаларның түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллары килеп җитте. Кемнәрдер аны авылда әби-бабай янында үткәрә. Кемнәрдер лагерьларга баруны кулай күрә.
-
Балтачта балалар товарының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча кайнар линия эшли
Тиздән балаларны яклау көне. Шул уңайдан, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә күзәтчелек буенча Федераль хезмәте тарафыннан, 20 майдан 5 июньгә кадәр "Кайнар линия" эшли.
-
Балтач районында үзенә кул салган үсмернең гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр табылды
Алар өчәү иде... Гади, бик тә гади авыл өе һәм бер-берсенә өзелеп караучы өч җан: әти, ул, кыз. Балтач районының Нормабаш авылында Гыйматдиновлар гаиләсендә без китеклекне сизмәдек.
-
Өч укучыны телефон алып кергән өчен имтиханнан куганнар
Татарстанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучы өч укучыны төп дәүләт имтиханы вакытында телефон белән тотканнар.
-
Район боксчылары Кукмарада Балтач данын яклады
23-25 май көннәрендә күрше Кукмара районында төньяк-көнбатыш районнары башлыклары призына бокс буенча беренче Бөтенроссия турниры узды.
-
"Хезмәт"сез кала күрмәгез
"Татмедиа" җәмгыяте "Әти-әниләреңне яздыр. Туганнарыдны яздыр" акциясе игълан иткән иде. Инде республиканың бик күп күренекле кешеләре газета-журналларга языларга өлгерде. Райондашларны да әлеге акциядә актив катнашырга чакырабыз. Вакытлы матбугатка язылып, әти-әниләрегезне, туганнарыгызны куандырыгыз.