10 июль 2016 яңалыклары
-
Эх, сагынам шул чакларны
Үтмә әле яшь чакларым, Үтмә син бик ашыгып. Кайчан гына сабый идем Тоткан чак-чак кашыгым. Бар иде бит яшь чакларым - Туймаган уйнап, чабып. Елап кайткан чаклар булды, Өйгә кычыткан чагып. Юата идең әбкәем Битләрдән үбә-үбә. Көлчә белән чәй эчертеп, Утыртып мине түргә. Усал булса да үлемнән Кычыткан алып калды....
-
Әлегә карбызны читләп үтсәк тә ярый
Июль ае гына булса да инде кибет киштәләрендә карбызлар шыплап тулды. Карбыз яратучылар иртә дип тормый, сатып ала, әмма кайберәүләр августның уртасын, сезон җиткәнен көтә. Алар хәзерге карбызларда селитра һәм нитратлар күп булуыннан шикләнә.
-
Терлекчелек тармагын үстерергә акча бирелә
РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев авыл хуҗалыгы тармагында терлекчелекне үстерү өчен ил төбәкләренә 2016 елда федераль бюджеттан бүленәчәк акча турындагы документка кул куйды
-
Күршеләр батырларны онытмый (фото)
Арчадан Казанга һәм Казаннан кире кайткан чакта Арчада һәркемне Советлар Союзы геройлары "каршы ала".
-
Бүген "Булгария"дә һәлак булучыларны искә алалар
Ике палубалы "Булгария" теплоходы 2011 елның 10 июлендә батты. 122 кеше һәлак булды, алар арасында 28 бала да бар иде. 79 пассажир исән калды.
-
Kinder шоколадында яман шеш китереп чыгаручы матдәләр табылган
Foodwatch кулланучылар хокукларын яклау буенча оешма экспертлары Kinder шоколадында рак китереп чыгаручы мәтдәләр барлыгын ачыклаган.
-
Кыйнау, караклык, алимент түләмәүнең кайбер төрләре җинаять булып саналмый
Россия Президенты Владимир Путин кыйнау, алимент түләмәү, урлау һәм мошенниклыкның кайбер төрләрен административ хокук бозуга кертү турындагы законны имзалады.
-
Авылларда да чүпне машиналар җыя башлады
Тора-бара авыл җирлекләрендә дә чүплекләрнең бетерелүе, биредә яшәүчеләрнең чүпләре машина белән җыеп алынып, Балтачтагы чүп полигонына китерелүе хакында язган идек инде. Чөнки кайсы гына җирлеккә барма, җәелеп ятучы чүплекләргә тап буласың.
-
Йөрәкләрдән саркып чыккан ихлас рәхмәтләр...
Февраль... Инде биш ай гомер узса да күңелдә бушлык, йөрәкләрдә югалту ачысы... Февральнең бишенче таңы безнең кадерле әниебез Асия Ширияздан кызы Зиннатуллинаны мәңгелеккә бездән аерды.
-
200 һәм 2000 сумлык яңа акчаларның символларын сайлауда Син дә катнаш
Россия Үзәк банкы 200 һәм 2000 сумлык яңа кәгазь акчаларның символларына конкурс игълан ителде.
-
Көшкәтбашка чәй эчәргә кайтыгыз!
Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!!! Җәй узып бара... Җәйнең матурлыгын күрергә вакыт та юк кебек. Безнең якның табигате чит илнекеннән бер дә ким түгел.
-
Балаларның җәйге ялын оештыру буенча "кайнар линия" эшли
Россия Иҗтимагый палатасы базасында балаларның җәйге ялын оештыруда хокук бозу очракларына юл куймау максатыннан "кайнар линия" эшли башлады.
-
Балтачта ике йорт турысына тротуар эшдәргә асфальт җитмәгән (фото)
Сайтыбызда «Факел» клубы тирәсендә тротуар салынды, дип язгач, "МДСУ-1" оешмасы янәшәсендә яшәүче өч хуҗалык турына ник тротуар эшләмәделәр микән дигән сорау кергән иде.
-
Балтачта «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе старт алды
Акция балалары беренче сыйныфка баручы мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү максатында хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
-
Бәйрәм белән, хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре
Хөрмәтле почта элемтәсе тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары, Сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм.