27 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
Алдарак хәбәр ителгән – Рәшит Галимҗановның гәүдәсе табылган
Биектау районының Каменка бистәсеннән "Лада" автомобилендә чыгып китеп югалган Рәшит Галимҗанов турында язган идек.
-
Балтачта 12 яшьлек бала машина урлауда катнаша
Балигъ булмаган балалар комиссиясе утырышында нинди генә хәлләр, башка сыймый торган вакыйгалар күз алдыннан уза: кемнендер әнисе эчә, кемнендер әтисе исерек килеш өйдә гауга чыгара, я булмаса балигъ булмаган бала үзе исерткеч эчемлекләр куллана.
-
27 гыйнвар - Ленинград блокадасы өзелгән көн
Ленинград блокадасы Россия тарихында озакка сузылган һәм иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Гитлер Ленинградны юкка чыгарырга тели.
-
Балтачта 9нчылар диагностик имтихан биргән
26-27 нче гыйнвар көннәрендә математикадан һәм сайлап алу фәннәреннән 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар телендә төп дәүләт имтиханнары форматында диагностик имтиханнар уткәрелде.
-
Игенченең уңганнары... сәхнә тота
Елның бу чорында, гадәттәгечә, һәр тармакта, һәр оешмада үткән елга йомгак ясыйлар, уңыш-оттырышларны барлыйлар, шуларга карап, тагын бер елга максатлар билгелиләр. 31 гыйнвар көнне район мәдәният йортында булачак игенчеләребез слеты да, алдынгыларыбызны хөрмәтләү, уңышлар үрнәгендә резервларны тагын бер кат күздән кичерү, үрнәк-өлге булырдай тәҗрибәне тарату юнәлешендә мәгънәле зур чара булыр...
-
Балтачта сыерларның да махсус шампуне һәм салфеткасы бар (фото)
Савылганнан соң абзарга чыккан сыерларның имчәкләренә күзем төште, алар матур алсу төстә иделәр. Бу хакта да сорамый кала алмадым. Савылганнан соң махсус эшкәртелгәнгә күрә шундый икән алар.
-
8 райондашыбыз чын граждан булдылар (фото)
26 гыйнвар көнне матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 8 яшүсмергә Балтач ГХАТ бүлеге залында паспорт тапшыру тантанасы булып узды.
-
Бәхетле балачакка сәяхәт (+фоторепортаж)
Бистәбезнең мәдәният үзәге сәхнәсе ел әйләнәсе буш тормый дип әйтсәк тә арттыру булмас. Профессионал чыгышлар белән беррәттән җирлегебез үзешчәннәрнең дә талантлары югары бәягә ия. Шушы чыгышлар арасында аеруча күңелләрне нечкәртә торган аерым урын биләп торучы концертлар бар: алар да булса, балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр һәм аларның остазлары - тәрбиячеләрнең бердәм...
-
Милям туннэ праздник
Паймыто та арлыдоос шуыны, яратӥськом ик. Малпалод, та кылъёс ӵапак Вылын Ушма гуртын улӥсь Евдокия Ивановна Егорова сярысь верамын шуыса.
-
Әияттәге өч баһадир кебек
Районда сыер савучы ир-атларны санап чыгу өчен бер кул бармаклары җитәдер, ә менә Алан фермасында алар өчәү.
-
Габделнур Нотфуллин: “Барлык бурычларны үтәдек” (фото)
Узып киткән тулы бер елга: "Без үзебезгә йөкләнгән барлык бурычларны тулысынча үти алдык", - дип йомгак ясау, килешәсездер, барлык коллективларның да хәленнән килми.
-
“Улым суга төшкәндәй юкка чыкты, бер айдан бирле тилмерәм”
Иске елның соңгы көннәрен ваклаганда, Киров өлкәсенең Нократ Аланында яшәүче Дания Галимҗановага гаять зур борчу килә. Әни кешенең төпчек улы - Рәшит Галимҗанов Биектау районында яшәүче дус кызы янына кунакка киткән җирдән әйләнеп кайтмый, суга төшкәндәй югала. Шул көннәр бирле аннан бер хәбәр дә юк. Ә Дания ханым исә йөрәк...
-
Психолог тәнкыйть кабул итәргә өйрәтә
Айрат (17 яшь): Мин тәнкыйтьне бик авыр кабул итәм. Хәтта депрессия башлана. Бер сүз әйтсәләр, ярты көн буе бернәрсә эшли алмыйча, борчылып йөрим. Уңышсызлыкларга җиңелрәк карарга өйрәтегез әле.
-
Балтачта бертуган Сафиуллиннар призы өчен кул көрәштерәчәкләр
28 гыйнвар - шимбә көнне Яңгул урта мәктәбе базасында бертуган Сафиуллиннар призына кул көрәше ярышлары була.