23 февраль 2019 яңалыклары
-
“Рекорд бар. Дәвамлы булсын!” (+фоторепортаж)
Җыелыш буласы көннәрдә генә “Татарстан” хуҗалыгы үз тарихында (һәм әлегә район тарихында да) беренче тапкыр көндәлек 20 тоннадан артык сөт савып, зур уңышка иреште.
-
Сорау – сездән, җавап – бездән
Йортта аш-су калдыклары шактый җыйнала. Мал-туар, кош-корт асрамыйбыз, шуңа күрә кая ташларга белмибез. Каты-коты икмәкләрне әнигә илтәбез, ул язга бәбкәләргә киптерә. Унитазга ташла, без шулай итәбез, диләр.
-
Күңел «укытучым» дип эндәшә
Укытучы булу җиңел түгел. Балаларны чын кеше итеп формалаштыруда беренче эзләрне, ата-анадан кала, укытучы сала. Ул белем бирү белән бергә аларны тормышка да әзерли.
-
Сорау – сездән, җавап – бездән
“Күршебезнең эте улый. Улаган саен күңелсез хәбәр ишетәбез. Беләбез, юрарга ярамаганын да, хәерлегә булсын дибез. Әмма дөрескә туры килә бит. Диндә эт улау турында ни диелә?”
-
Зирәк вәзир
Кем белән генә мөнәсәбәтенә карасаң да, патшамы ул, гади кешеме, Раҗә һәрвакыт гадел булырга тырыша һәм яхшылыкка чакырып, начарлыкны тыюдан читенсенми.
-
Исемнәр турында сөйләшү
Унбер ел инде Балтач үзәк мәчетендә ел башында имамнар, абыстайлар җыйналып, алдагы елда районда туган балаларга кушылган исемнәргә анализ ясыйлар. Шундый очрашуның быелгысында миңа да катнашырга туры килде.
-
Начар исем... начар язмыштан яманрак
Кеше туды... Аллаһының рәхмәте белән, “тән” дигән киемгә киенеп, тагын бер җан имтихан өчен дөньяга килде. Ни өчен килде ул? Кайдан килде, яңадан кая китәчәк?
-
Ә Сез ир-егетләрегезне котладыгызмы әле? Бүләкләр белән сөендердегезме?
Бүген инде бәйрәмнәр белән берәүне дә шаккаттырып булмаса да, күплеге белән инде аларның тәме-төсе җуелган кебек булса да, календарьда әле элеккедәе калган “чын” бәйрәмнәр бар.
-
Хөрмәтле ир-егетләребез!
Илебездә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.
-
Тәбрикләү сүзе
Хөрмәтле райондашлар! Бөек Ватан сугышы ветераннары! Хәрби бәрелешләрдә катнашкан иптәшләр! Ил сагында торучы кыю егетләребез! Районыбыз тормышын алып баруда җиң сызганып хезмәт куючы ир-егетләребез!