30 май 2013 яңалыклары
-
Югары Утар балалар интернат йортында көтәләр
Балтач урта мәктәбе волонтерлары балаларга һәм гаилә социаль ярдәм бүлекчәсе белән берлектә Саба районының Югары Утар балалар интернат йортында булып кайтты.
-
Балтач фольклорчылары сәхнәдә
- Менә бу концерт. Казан артистларың бер якта торсын. - Яшьлеккә кайтардылар, молодцы! - Өч сәгатьтән артык утырып, тамчы да ялыкмадым. Моңарчы кайда йөрделәр икән? Балтачтагы мәдәният үзәгеннән район фольклор коллективлары чыгышын карап чыгучылардан ишеттем бу сүзләрне.
-
Барысын да «чәчеп» кайттылар
Арбор, Чепья, Яңгул мәктәпләрендә шөгыльләнүче бертөркем яшь көрәшчеләребез күрше Мари Иле Республикасының Бәрәңге районының ачык беренчелегенә махсус чакыру белән барып, барысын да «чәчеп» кайттылар.
-
«Таныш булыйк»
Район участок вәкилләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.
-
Котлыйбыз!
Сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар намуслы хезмәте һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач үзәк хастаханәсенең стоматология бүлеге мөдире Фоат Наил улы НӘФЫЙКОВ муниципаль район башлыгының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде. * * * Район агропромышленность комплексында озак еллар намуслы хезмәте өчен һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, «Мельпром» ачык акционерлык җәмгыятенең производство...
-
Иминлек тәгәрмәче тәгәри
Юл йөрү кагыйдәләрен, юл йөрү билгеләрен, юл һәлакәте вакытында беренче ярдәмне күрсәтә беләсеңме? Велосипедта ничек йөрисең? Менә шушы сорауларга тулырак җавап табу максатыннан, елның-елында нәни дусларыбыз «Хыял» яшьләр үзәгенә «Иминлек тәгәрмәче» дип аталган район ярышларына җыйналалар.