Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Алтынчы чыгарылыш

Балтач үзәк мәчетендә Ислам дине кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мәдрәсәсен тәмамлаучыларга диплом тапшыру тантанасы булды.

Монысы - 6нчы чыгарылыш иде. Мәчет каршында эшләүче "Әссәлам" балалар бакчасы нәниләре укыган Коръән аятьләре, ихлас котлаулар белән тантана бик матур башланды. Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин 45 кешегә урта дини белем алу турында дипломнар тапшырды.
Без - көндезге группада 26 кеше укыдык. Иң яшебезгә - 34, ә өлкәнебезгә 69 яшь иде. Балтач, Кариле, Норма, Курмала, Салавыч, Яңгул, Борнак, Түнтәр, Карадуган һәм Арча районының Шушмабаш авылларыннан килгән шәкертләр идек. Бик дус, тату булдык. Яшь аермалары да, төрле төбәктән булуларыбыз да киртә булмады. Безне укуга, белемгә булган омтылыш берләштерде. Шатлыклар да, борчулар да уртак булды.
Мәдрәсәдән кайтып киткәч тә, өйдә телефоннар тынып тормады. Кемгәдер гарәп теленнән ярдәм кирәк, кемдер диплом өстендә эшли, компьютер белән проблема килеп чыга... Бергәләшеп барысын да хәл итә идек. Шундый күңелле мәшәкатьләр белән 3 ел сизелми дә үтеп китте. Без - өлкәннәрне үз әти-әниләредәй күреп, олы хөрмәт һәм күркәм сабырлыклар белән белем биргән остазларыбыз - Рамил, Гомәр, Илшат, Марат һәм Алмаз хәзрәтләргә олы рәхмәтебезне белдерәбез.
Мәдрәсәбез турында да берничә сүз әйтәсе килә. Хәзер анда 300гә якын кеше белем ала. Кемнәрдер хәреф танырга, укырга өйрәнә, ә кемнәрдер инде Коръәнне дөрес итеп, көйләп уку өстендә эшли, икенчеләре кичке сменага укырга ашыга. Дини белемгә ихтыяҗ, омтылыш көннән-көн үскәнен исәпкә алып, мәчеткә яңа янкорма - мәдрәсә бинасы төзелде.
Мәшәкатьле дә, куанычлы да бу эшләрне җигелеп тартучы Рамил хәзрәт Бикбаев кайчак шаяртып: «Җәмәгать, мин прораб та бит әле», - дип куя. Булсынга йөри, булсынга дип тырыша егет. «Мәдрәсәгә килүчеләр арта, урын җитәрлек булсын», ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250