Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Азан һәм икамәтнең хөкеме

Азан һәм икамәтнең хөкеме көчле сөннәттер.

Биш вакыт намаз өчен мәчеттә азан әйтү тиешледер, әгәр әйтелмәсә кешеләр гөнаһлы булырлар. Азан һәм икамәт биш вакыт намаз өчен генә ирләр тарафыннан әйтелер, башка намазлар өчен азан әйтелмәс. Әгәр дә кеше үз өендә генә намаз укый икән, мәхәллә мәчетеннән әйтелгән азан аңа җитәдер. Әгәр мәчеттән бик ерак яшәсә, аның үзенә азан әйтү хәерле булыр. Әгәр дә кеше калдырган намазларын каза кыла икән, моның өчен дә азан һәм икамәт әйтү хәерле булыр. Азан һәм икамәтнең сүзләре Күп урын Алмас өчен азанның сүзләрен язып тормыйм һәм ул болай да күпләргә мәгълүм . Мин монда кайбер нәрсәләрне генә искә алып китәсем килә. Иртәнге намазда мәзин Хәййә галәл-фәләәх (Ашыгыгыз уңышка) - дип әйткәннән соң ул Әс-саләәтү хайрум-минәннәүүм (Намаз йокыдан хәерлерәктер) дип ике тапкыр әйтер. Икамәт әйтелгәндә Хәййә галәл-фәләәх дип әйтелгәч Каде каамәтис-саләәтү (Менә инде намаз укырга, дип сафлар тезелде) дип ике тапкыр әйтелә. Мәзин азан әйткәндә кыйблага күкрәге белән карап басар һәм тавышы көчлерәк булсын өчен бармаклары белән колакларын каплар. Ул Хәййә галәс-саләәһ - дип әйткәндә күкрәген кыйбладан авыштырмыйча уң якка, ә Хәййә галәл-фәләәх - дип әйткәндә сул якка борылыр. Пәйгамбәребезнең азанчысы Биләл шушы рәвештә азан әйтә торган булды. Азанны кабатлап бару Азанны ишеткән кеше сүзләреннән, Коръән укудан туктар, азанны игътибар белән тыңлар һәм кабатлап барыр. Пәйгамбәребезнең хатыны Гаишә әйтүенчә Аллаһның рәсүле безнең белән шаярта иде, ә инде намаз вакыты җиткәч ул үзгәрә иде, хәтта ул безгә һәм без аңа чит кешеләр кебек булып кала идек. Пәйгамбәребез әйтте: "Әгәр дә намазга азан ишетсәгез мәзин артыннан кабатлап барыгыз ... Әгәр мәзин Хәййә галәс-саләәһ һәм Хәййә галәл-фәләәх - дип әйтсә, сез Ләә хүлә үә ләә күүәтә илләә билләһ (Барлык көч һәм куввәт Аллаһта гынадыр) - дип әйтегез. Кем ихлас күңелдән мәзин артыннан кабатлап барса җәннәткә керер "(Мөслим). Әгәр иртәнге намазның азанында мәзин Әссаләәтү хайрум-минәннәүүм - дип әйтсә, аны ишетүче Мәә шәә Аллааһү кәәнә уәмәәләм яшәләм йәкүн (Аллаһ теләгән нәрсә булыр, Ул теләмәгән нәрсә хич тә булмас) дип әйтер.
Фото: http://en-us.dudu.com/18502/photo/4668

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250