Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач имамнары алдында Яна елда яӊа бурычлар (фото)

Яӊа, 2017 елны Балтач имамнары үзәк мәчеткә җыелып үзләренә яӊа бурычлар билгеләп башладылар.

Дөресрәге, бурычлары елдагыча - халыкны исламга өндү, динебезне тарату булса да, аларныӊ үтәлеше яӊа кабул ителгән кануннар таләпләреннән чыгып, төгәл һәм җиренә җиткереп башкарылырга тиеш. Бу турыда җыелышны алып барган район мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев үзенеӊ чыгышында кат-кат тукталды.
Мәчетләрне рәсмиләштерү, җирләрен һәм биналарын теркәү буенча бурычлар билгеләнде. Районда ислам дине юнәлешендә 44 оешма теркәлгән, аларныӊ барлык кәгазъләре дә бар. Әмма шул ук вакытта җирләрне һәм биналарны рәсмиләштерү әлегә тәмамланмаган. Пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү йөзеннән пожарга каршы сигнализация кую һәм биналарныӊ агач өлешләрен тиешле, утка каршы состав белән эшкәртеп чыгу мәсьәләсе дә кискен тора икән. Хуҗалык мәсьәләләре турыдан туры мәчет эшчәнлегенә кагыла, мәчетләребез якты, җылы булса, анда килүче кешегә дә уӊайлы, диде Җәлил хәзрәт. Бу өлкәдә барлык мәчетләрнеӊ диярлек ягулык һәм утка тотылган чыгымнарын күмәк хужалыклар, кайбер оешмалар түләп бара. Халык белән эшләү дәверендә авыл җирлекләре башлыклары белән аӊлашып, бергәләшеп эшләү иӊ беренче таләп, диде хәзрәт.
Авыл җирлекләре эшче органнары составына мәчетләрнеӊ мәхәллә җитәкчелеген кертү уӊайлы булыр иде, мәчетләрнеӊ рәсми кәгазьләрен эшләгәндә дә Сезнеӊ ярдәмнән башкак булмый, дип мөрәҗәгать итте ул җыелыш эшендә катнашкан районныӊ авыл җирлеге башлыкларына. Район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Фәрит Шәрифуллин, сөнгы вакытларда гамәлгә кергән кануннар яктылыгында дини оешмалар эшчәнлегенә куелган таләпләр белән таныштырып узды, сораулар туганда турыдан-туры район прокуратурасына мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250