Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач мөхтәсибәтен 5 ел кем җитәкләр (фото)

Татарстан районнарында мөхтәсибләр, мәчетләрдә имамнар сайлана. Мөфти хәзрәтләренә булып узган сайлаулардан соӊ бу рәсми рәвештә узарга тиешле чаралар икән.

Иртән Балтач гимназиясендә әхлак дәресләре караган мөфтинеӊ Казанга китәргә ашыкмавыныӊ сәбәбеп гади иде - район имамнары катнашында Балтач мөхтәсибәтен алдагы 5 елда кем җитәкләр, шуны ачыклау җыелышы буласы икән. Соӊгы 20 ел бу постны биләгән, Татарстан һәм Россия күләмендә исеме булган, Татарстан Республикасы Диния нәзәрәтенеӊ Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев кандидатурасын яклаган район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгышыннан соӊ һәм мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белдерүеннән соӊ бар да ачыкланды. Бертавыштан Җәлил хәзрәт Фазлыев Балтач районы мөхтәсибе итеп янә 5 елга сайланып куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250