Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач шәкертләре остарак

25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Быелгы бәйге республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты

25 февраль көнне Кукмара мәдрәсәсендә “Мөслимнәр бәйгесе” дип аталган ярыш уздырылды. Быелгы бәйге республикакүләм чара буларак үтте, чөнки Кукмара мәдрәсәсеннән тыш, ярышта тагын өч мәдрәсә вәкилләре катнашты: Мамадыш мәдрәсәсе, Казандагы “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге һәм данлыклы “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе.

Беренче “Сәламләү” конкурсында үзләре белән таныштырганнан соң, шәкертләр, төрле номинацияләр буенча үзара ярышты. Бәйгенең “Моңлы азан” (азан әйтү), “Изге Коръән – күңелләрдә” (Коръән уку буенча конкурс), “Көйле нәсыйхәт” (нәшид яки мөнәҗәт, ягъни нинди дә булса дини эчтәлекле тәрбияви җыр башкару), “Гыйбрәтле сабак” (әхлак-тәрбия темасына багышланган вәгазь сөйләү яки сабак булырлык нинди дә булса хикмәтле хәлне чагылдыручы сәхнә күренеше күрсәтү) кебек конкурсларында катнашып, шәкертләр җыелган тамашачыларны үз осталыклары белән хәйран калдырды.

Билгеле булганча, 2018 ел Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте тарафыннан “Шиһабетдин Мәрҗани” елы дип игълан ителде, чөнки быел татар җәмәгатьчелеге шушы мәшһүр татар дин галименең 200 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шуңа күрә дә бәйгедәге конкурсларның берсе Мәрҗани хәзрәтләренең тормышы һәм эшчәнлегенә багышланган Викторина буларак узды.

“Алтын куллы шәкертләр” дип исемләнгән конкурс шарты буенча, бәйгедә катнашучы һәр команда үзләре укый торган мәдрәсәдә белем алучы бер шәкертнең үз кулы белән эшләгән нинди дә булса әйберне алып килергә тиеш иде. Һәр команданың бер вәкиле алга чыгып, үзләре алып килгән кул эше турында кыскача мәгълүмат бирде (Кукмара һәм “Мөхәммәдия” шәкертләре агачтан эшләнгән кечкенә затлы тартмалар (шкатулкалар) эшләп алып килгән булса, балтачлылар калайдан ясалган почта тартмасы, мамадышлылар исә тимердән эшләнгән матур бизәкле гөл савыты алып килгән.

“Дөньяга ябышу” дип исемләнгән конкурс спорт төренә мөнәсәбәтле иде. Анда катнашу шарты гади булды: таягы әйләнеп торган махсус “подшипниклы” турникта мөмкин кадәр озаграк “эленеп” торырга кирәк иде. Әлеге турникны алып баручылар “дөнья” белән чагыштырды, шуңа күрә ул “Дөньяга ябышу” дип аталды да инде. Биредә команда вәкиленең күпме вакыт шушы турникта эленеп тора алуы исәпкә алынды.

Тулы исәп-хисап ясалганнан соң, урыннар билгеләнде һәм бәйгенең җиңүчесе булып “Ислам динен кабул итүгә бер мең ел” исемендәге мәдрәсәнең Балтач районындагы бүлеге шәкертләре танылды. Аларга һәм башка барлык командаларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Һәркем бу чарадан гыйбрәтләнеп, вәгазьләнеп, гыйлемнәрен арттырып кайтып китте. Аллаһ Раббыбыз шушы бәйгене изге гамәлләрдән кабул итеп, тиешле әҗер-саваплары белән бүләкләсен иде, дигән теләктә калабыз.

 

Ришат хәзрәт Курамшин,

Кукмара мәдрәсәсе мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге