Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтач үзәк мәчетенең мәдрәсә өлешен төзү тукталмаячак

Балтач бистәсенең үзәк мәчетенә кушып, файдалана торган подвал өлеше булган , 2 этажлы мәдрәсә бинасы салынуы турында язган идек.

Менә инде эшләнгән эш хәйран күзгә күренә башлады. Подвал өлеше инде төзелеп беткән, тышкы яктан гидроизоляция эшләп һәм җылытып, балчык белән күмү бара. Чиратта зур күтәрешле кран булуга, беренче этаж идәне булачак тимер-бетон плитәләрне урнаштыру тора.
Ураза булуга кармыйча эшләр дәвам итәчәк, ди имам Рамил хәзрәт Бикбаев. Халыктан турыдан-туры мәдрәсә төзелешенә сәдакә акчасы да җайлап җыела башлаган. Рамазан айларында аның күләме тагын да артыр, дип көтелә.
Ил белән, бергә-бергә, Аллаһы тәгалә ризалыгы һәм ярдәме белән бу зур эш тормышка ашыр дип өметләнәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250