Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта имамнар еллык эшкә нәтиҗә ясады

Бүген район үзәк мәчетендә мөхтәрәм кунаклар катнашында зур җыелыш булды.

Соңгы елларда гошер сәдакасын җыюга зур игътибар бирә башладылар - республикакүләм Гошер көнен, авылларда гошер бәйрәмнәрен үткәрәләр. Татар галиме Әхмәтһади Максуди үзенең "Гыйбадәтел исламия" китабында "Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр", дип яза. Кеше нинди генә байлыкка ия булуга карамастан, үзе җыеп алган уңышлардан гошер чыгарырга тиеш.

Быел районыбызда гошер җыю буенча бик матур эш башкарылды. Авыллардагы һәр йорттан көчләреннән килгәнчә бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, кабак кебек яшелчәләрдән гошер сәдакәсенә өлеш чыгардылар. Җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар да җыйналды. Алар Казандагы ислам уку йортларына һәм Саба картлар йортына тапшырылган. Район буенча 60 тонна бәрәңге җыелган булса, шуның 200 капчыгы Түнтәр авылы халкыннан кергән гошер сәдакәсе. Бүген район үзәк мәчетендә үткән җыелышта да әлеге тема юкка гына күтәрелмәде, чөнки гошер сәдакасын бирү - дини бурыч, фарыз гамәл. Ул фәкыйрьләргә, мәчет һәм мәдрәсәләр файдасына бирелә, Аллаһы Тәгалә юлында тотыла. Гошер сәдакасын бирү - киләчәктә мул уңыш алуга ышаныч булып тора.

- Елның-елында башкаларга үрнәк эш күрсәткән Шубан, Кариле мәчетләре сафына Түнтәр мәчетенең кушылуы бик куанычлы вакыйга. Башкалар да алар үрнәгендә эш оештырсын иде, - диде Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Узып баручы елга йомгак, киләсе елга бурыч-максатлар билгеләүне төп юнәлеш итеп алган әлеге җыелыш Казан каласыннан килгән мөхтәрәм кунаклар, ызандаш район имамнары катнашында үтте. Ел дәвамында матур эш күрсәткән авыл имамнарына, әхлак укытучыларына, ислам динен үстерүгә теләктәшлек күрсәткән игелекле кешеләргә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Фотолар тулы күләмдә (102 данә) биредә урнаштырылды: http://www.baltaci.ru/tt/gallery

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250