Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта каникулныӊ беренче көне иман белән узды (+фоторепортаж)

Бүген Балтач районында 1993 елдан бирле, чирек гасыр буе туктамыйча, даими оештырылган Коръән уку бәйгесенеӊ төп чаралары узды.

Мәктәп укучыларныӊ түземсезлек белән көтеп алган язгы каникуллары җитте. Һәркем төрлечә хыялланды, кемдер туйганчы йокларга, кемдер урамда уйнарга, кемдер телевизор, компьютер каршында озаграк утырырга… Ә менә мәчетләребез каршында оештырылган дини укуларга йөрүчеләргә каникулныӊ беренче көне бигрәк бәракәтле узды. Балтач үзәк мәчетенә җыелган 300дән артык шәкертләр кыз һәм егетләр төркеменә бүленеп 7 юнәлеш буенча иӊ-иӊнәрне ачыкладылар. Нәтиҗә ясаганда, үзәк мәчет һәм авыл мәчетләреннән тупланган акчага 95 бала саллы бүләкләргә ия булдылар. Шуныӊ өстенә, бәйгегә килгән һәр балага аерым буләк тапшырылды.

Республикабыз Баш казые, район мөхтәсибе, Бөрбаш авылы имамы Җәлил хәзрәт бу җыеныӊ әһәмиятен аныӊ даими үткәрелуендә һәм урыннарда балалар белән эшләүдә зур этәргеч булуында күрә.

- «1993 елда Бөрбаш авылында республикабызда беренчеләрдән булып, зур итеп шушындый дәрәҗәле «Коръән уку» бәйгесен уздырдык. Анда да 300 дән артык шәкерт катнашкан иде. Казаннан кайткан остазым Гәбделхак Каюмов бик әсәрләнеп, тукталмасын иде бу бәйрәм, дип соклануын белдергәе иде. Догасы кабул булды, менә 25 ел буе бу бәйгебез шушы сандагы бала белән даими үткәрелеп килә», диде ул.

Кулларына буләкләр, күӊелләренә иман өстәп бәйгедән таралган шат йөзле балаларыбызны күргәч, киләчәктә динебез яшәр, иманыбыз үсәр, дигән ышаныч тагы да ныгыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Корьән уку бәйгесеннән күренеш

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйге