Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Балтачта һәм яӊадан районныӊ 40 мәчетендә Ураза гаете укылды

Мөселман дөньясында иӊ олы, иӊ изге бәйрәмнәрдән саналган Ураза бәйрәме һәрбер мөселманның тормышында олуг вакыйгаларның берсе.

Аллаһ Раббыбызга инанган һәркем аның каршындагы вазыйфаларын үтәргә, Рамазанның һәр көнендә күбрәк изгелек эшләп калырга тырышты. Барлык мөэмин-мөселманнар өчен дә зур бәйрәм - Ураза гаете Балтач бистәсендә 2 мәчеттә уздырылды ,ул 3 сәгать 45 минутта иртәнге намазны уку белән башланды.
Балтач мөхтәсибәте исеменнән имам Рамил хәзрәт Бикбаев барлык мөселманнарны, райондашларны, кунакларны олуг бәйрәм белән котлады. Ул узенеӊ чыгышында, "Гает көнендә сөенеч-шатлык, догаларның кабул була, гөнаһларның гафу кылына торган көнен зурлап, тәһарәтләнеп, госелләнеп үткәрергә, кылган гамәлләребез белән үзебез, гаиләбез иминлеге өчен Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савапларын алырга килгән мөселман кардәшләрне сәламлим", - дип билгеләп үтте.
Гает намазы укылыр алдыннан Ураза гаете уӊаеннан барлык мөселманнарга Татарстан мөфтие - Камил хәзрәт Самигуллинныӊ котлау хатын җиткерде.
Райондашларга үзенеӊ сәламен һәм изге теләкләрен Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да җиткерде. Узенеӊ чыгышында ул түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
"Хөрмәтле мөселман кардәшләр, хөрмәтле райондашлар!
Сезне Балтач район Советы, аныӊ башкарма комитеты, шәхсән үземнеӊ исемемнән изге Ураза бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез. Ай буе, озын җәйге көннәрдә Аллаһы Тәгаләгә ниятләп, дин кардәшләребез ураза тотты, бергәләп изге гамәлләр кылдык, мәчетләребездә районыбызныӊ, халкыбызныӊ тыныч, бәракәтле тормышта яшәвен теләп догалар укылды.
Быелгы изге Рамазан ае бик үзенчәлекле булды. Районыбызныӊ кырларында иртә яздан зур өметләр баглаган игеннәребез җәй башында күзгә карап сулдылар, барыбыз да күзләрне күккә төбәп, яӊгыр көттек. Изге ай алдыннан, Аллаһы Тәгаләнеӊ рәхмәте белән басу-кырларыбызга шифалы яӊгырлар явып, иген уӊышы, терлекчелекнеӊ азык нигезе саклап калынды.
Бу елда эшләнгән эшләребез - социаль объектлар төзелеше буламы, юлларны төзү һәм ремонтлаумы, бүтән өлкәме - барысы да күләмле. Аларныӊ һәркайсы турында сез яхшы хәбәрдар.
Республикабызда, илебездә тыныч, тату тормыш булганда гына куелган зур бурычларны үтәп булачагын без барыбыз яхшы аӊлыйбыз. Бу очракта Сездән ярдәм дә, теләктәшлек тә көтәбез.
Тиздән авылларда узачак җыеннарда халыктан кергән фикерләрне туплап, районныӊ алдагы елларына үсеш адымнарын билгеләргә кирәк булачак. 14 сентябрьдә үтәчәк Республикабызныӊ Дәүләт Советына депутатлар сайлауга да озак вакыт калмый, районыбызныӊ һәр кешесе тавыш бирүдә бердәм катнашыр дип ышанам, чөнки һәр кешенеӊ тормышын яхшы якка үзгәртү, ул - уртак максат.
Хөрмәтле дин кардәшләребез! Ураза бәйрәме һәрберебезгә иман нуры иӊдерсен, киләчәккә ышаныч китерсен, һәр йортка бәхет һәм бәракәт керсен, барчабызга бәхетле тормыш насыйп булсын!"
Ураза гает намазы сәгать 5тә укылды, хөтбә тыӊланды. Мәчет залын тутырып килгән һәрбер кеше үзенеӊ күӊеленнән Аллаһы Тәгаләгә олы рәхмәт ләрен җиткереп, бер-берсенә бәхет, ил-җиребезгә тынычлык теләп таралыштылар. Балтач бистәсендә борыннарны ярып, тәмле, яӊа пешкән коймак исе таралган иде.
Фото: http://xn--80aqo7ai.xn--p1ai/node/2331

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250