Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Без — уртадан баручы өммәт

Соңгы вакытта шартлатулар, терактлар саны артып китте, кызганыч, күбесен Ислам дине, мөселман халыклары белән бәйләп күрсәтәләр. Үзен мөселман дип йөрүче кеше террорчы була аламы?

Әгәр Аллаһыга инанган адәмнең кешелеккә каршы кулы күтәрелсә, бу вәхшилекнең чыганагы кайда? Ахыр Пәйгамбәр моннан 1400 ел элек өйрәткән дин белән ул вәхшилекләрнең нинди уртаклыгы бар?
Гаделлек - диннең нигезе
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) вакытында булган бер вакыйганы искә төшерик. Бервакыт Аллаһының илчесе кешеләргә мал өләшкәндә аның янына Зуль Хувайсира исемле кеше килә һәм: "Әй, Аллаһының илчесе, гадел бул!" - дип әйтә. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа: "Кайгы сиңа, әгәр мин гадел булмасам, тагын кем гадел булыр? Әгәр мин гаделлек кылмасам, син зур югалтуда һәм хәсрәттә булырсың", - дип әйтә (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Әлеге кеше тормыштан нәрсә эзли һәм нәрсәне таләп итә? Ул гаделлеккә омтыла. Кешенең гаделлек эзләве начармы? Әлбәттә, юк, гаделлек - диннең нигезе. Аллаһы Тәгалә: "Гадел булыгыз!" - диде ("Мәидә" сүрәсе, 108нче аять).

Кешенең гаделлек эзләве куандыра. Әмма бу кеше гаделлекне Аллаһының сайлап алган илчесендә дә күрмәде. Аның гаделлекне таләп итүе безнең ише гөнаһлы кешеләрне генә түгел, хәтта ахыр Пәйгамбәр (с.г.в.с.)не дә залим итеп күрүенә сәбәп булды. Тормышта гел шулай бит ул, кайберәүләр башта үзләренә "дини кыйммәтләрне" төзиләр, аннары, шуларны башкаларда тапмагач, дошман күрә башлыйлар.

Әллә бүген шундый гаделлек эзләүчеләр азмы җир өстендә? Бервакыт, тәхрирчеләр мәчетләр буйлап йөреп, җомга намазларында торып: "Әй, имам, Аллаһыдан курык! Кая гаделлек?" - дип кычкырдылар. Ярый ла үзләре генә кычкырып калса, ә бит күпме кешеләрнең эчләренә шайтан: "Алар бит гаделлек эзлиләр. Коръән аятьләре, хәдисләр китерәләр", - дигән шикләр салды.

Иблиснең мәкерлегеннән сакланыгыз. Күпме кешеләрне шайтан мең төрле хәйлә-ялганнар аша җәһәннәм утына алып бара. Иң аянычы шунда: кеше үзен җәннәт юлында булуына шикләнми дә, әмма упкынга тәгәри. Галимнәребез әйтүенчә, шайтанның кеше күңеленә үтеп керү өчен ике ишеге бар, шулар аша шайтан кеше эченә керә һәм аны туры юлдан аздыра. Болар шөбһәтләр һәм шәһвәтләр ишеге.

Шәһвәтләр ишегенә килгәндә, Аллаһ һәркайсыбызга нәфес - МИН дигән нәрсәне бирде. Һәр нәфеснең яраткан шәһвәт-теләкләре бар: кеше ашарга-эчәргә ярата, матур тормыш, күңел ачуларны сөя. Шайтан һәр кешенең нәфесе яткан нәрсәләрне өйрәнеп, аңа шуларны тагын да зиннәтләп күрсәтә. Ахыр чиктә, күпләр нәфесләренә хуҗа була алмыйча, шул шәһвәтләргә чумалар, хак юлдан тайпылалар. Мәкерле шайтан кемнедер байлык аша аздыра, кемнеңдер башын хатын-кыз белән әйләндерә, кемгәдер югары урыннар, дәрәҗә вәгъдә итеп, туры юлдан адаштыра.

Шайтанның икенче ишеге - шөбһәтләр. Ул кешегә хак динне ялган, үзгәртелгән рәвештә күрсәтә, акны-кара, караны ак итә. Кайбер кешенең Аллаһыга ихласлыгы, диндарлыгы нык булып, ул шайтанны шәһвәт ишегеннән кертми. Андыйларны нишләтергә? Хатын-кызга исе китми, акчага алданмый, ихласлыгы ташып тора, Аллаһыга буйсынуны өстен күрә. Андый вакытта, шайтан аның Аллаһ ризалыгына омтылуын башка тарафка юнәлтә, диндә чиктән ашу, фанатизм, катылык, үзенә дә, башкаларга карата да кырыслык кебек сыйфатларны булдырырга тырыша. Шулай итеп, шайтан кешедә булган көч-омтылышларны аның үзенә каршы юнәлтә.

Кешедә Аллаһы сызган чиктән ашу барлыкка килә. Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безне бер яктан: шәһвәткә кол булып, шәригать кануннарына җиңел караудан кисәтсә, икенче яктан: дин тотуда гыйлемсез рәвештә хискә бирелүдән, чиктән ашып китүдән сакланырга чакырды. Пәйгамбәребез (с.г.в.с): "Чиктән ашудан сакланыгыз, чөнки сезгә кадәр яшәүче күпме кешеләрне диннәрендә чиктән ашулары һәлак итте", - диде.

Ашның тозы җиңел булса да, артыкка китсә дә, тәме бетә. Табиб язган даруны чама белән эчсәң, сихәтлек табасың. Учлап авызыңа тутырсаң, агуланып үләсең. Һәр эшнең үз җае, үз чамасы бар. Чаманы белмәү һәр җирдә дә зыян китерә, хәтта диндарлыкта да. Аллаһыга инанган күпме кешеләрне шайтан шушы ысул белән хак юлдан тайпылдыра. Галимнәребез: "Аллаһ кешегә нинди генә әмер бирсә дә, шайтан аңа ике коткының берсе белән килә: яки аны чиктән аштыра, яки, киресенчә, әмергә җиңел карата", - диделәр.

Көймәң алга барсын дисәң, уртадан барырга, ярлардан ераграк торырга кирәк. Аллаһы Тәгалә: "Сезне уртадан баручы өммәт иттек", - диде ("Бәкара" сүрәсе, 143нче аять).

Чиктән ашуның зарарлары
Наданлыгы сәбәпле диндә чиктән ашып киткән кеше, күпме кешеләрне нәфрәтләнеп диннән ерагайта. Аллаһының дине тормышларны җимерү, болай да мәшәкатьле булган тормышны тагын да авырайту өчен түгел, ул яшәешне төзекләндү һәм җиңеләйтү өчен килде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) үз сәхабәләрен төрле халыкларга җибәргәндә, аларга: "Кешеләрне сөендерегез, нәфрәтләндермәгез, җиңеләйтегез, авырайтмагыз", - дип нәсыйхәт кылган.

Күп вакытта без диндә үз өстебезгә кирәкмәгән йөкләрне алабыз. Сишәмбе көн эш башлау хәерле түгел икән, корбан итенең сөякләрен ташларга ярамый, күмәргә кирәк икән, юлга чыккач, кире борылсаң, юлың уңмас, тырнак-чәчләрне яндырырга кирәк кебек тузга язмаган күпме хорафат белән баш катырабыз, тормышны авырайтабыз. Кеше үзенең намаз укучы кардәшенә кунакка килә, табын артына утыргач: "Ә итегез хәләлме соң? Аны кем суйган?" - дип сорарга тотына. Кайберләре намаз укучы аналарына кунакка килгәндә дә, үз ризыкларын күтәреп килә. Шиһабетдин Мәрҗәни берничә хәзрәт белән пароходта Казаннан Өфегә барганда ресторанда балык әзерләп бирүләрен сорый. Бер "бетлесе" шыпырт кына пешекчене күзәтергә китә. Ризык килгәч, тегесе: "Хәзрәт, мин пешекчене күзәтеп тордым, ул балыкка нидер салды, аның хәләллеге шикле", - ди. Шиһабетдин хәзрәтләре: "Син күрдең, сиңа хәрам, ә без күрмәдек", - дип әйтә дә, тегеңә балык ашатмый.

Бүген кайбер мәчетләрдә яшь кардәшләребез навигатор, электрон компаслар белән мәчетләрнең кыйблаларын тикшерәләр һәм: "Бу мәчетнең кыйбласы дөрес түгел", - дип, шау-шу чыгаралар. Я мәчеткә йөрми башлыйлар, яки келәмнәрне борырга тотыналар. Сәхабәләр җирнең төрле илләренә барып, анда мәчетләр күтәргәннәр, кесәләрендә электрон компаслары да, затлы айфоннары да булмаган. Галимнәребез: "Кыйбланы билгеләгәндә, төгәл Мәккә шәһәренә түгел, Мәккә тарафына юнәлү тиешле", - дип әйтәләр. Замана җиһазлары күрсәткән тарафтан 20, 30, хәтта 45 градуска кадәр ялгышлыкны да проблема итеп күрмиләр.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Дөрес­­­­­­лектә, бу дин җиңеллектер, әгәр берәрсе динне авырайтса, дин аны җиңәчәк", - диде. Ибн Хәҗәр бу хәдискә аңлатма биреп: "Хәдиснең мәгънәсе: кем дини эшләрендә кирәгеннән тыш тирән төшсә, йомшаклыкны югалтса, ул кешенең хәле бетәчәк, барган юлы өзеләчәк һәм ул җиңеләчәк", - ди.
Явызлыктан ерак булыйк!
Диндә чиктән ашу кан коюга китерергә мөмкин. Монысы иң куркынычы. Ислам шәригатенең төп максатларының берсе - кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, тормышның иминлеген булдыру. Бер кешенең каны, малы, дәрәҗәсе икенче кеше өчен хәрәм булып тора.
Бүген без шундый җәмгыятьтә яшибез: кешеләр бер-берсенең малына, исеменә, хәтта канына да кул сузудан чирканмыйлар. Көн саен җир шарында нахакка күпме кешенең каны түгелә, күпме балалар ятим, хатыннар тол кала. Ә бит динебез кеше гомерен өзүне генә түгел, хәтта шаярып, уйнап булса да кешене куркытуны тыя. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Мөселманга мөселманны куркыту хәләл түгел", - диде.
Шулай ук, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) безгә бер-беребезгә уйнап кына булса да корал күтәрүне тыйды. Рәсүлебез: "Берегез дә кардәшенә таба коралын күтәрмәсен. Чөнки шайтан аның кулын яман эшкә этәреп, соңыннан ул җәһәннәм утына кереп китәргә мөмкин", - диде.

Билгеле булганча, террорчыларның төп максатлары - кешеләрне куркыту, күңелләргә хафа салу. Шул максат белән алар һөнәри операторлар яллап, камералар каршында кешеләрнең башларын кисәләр, аннан Интернет аша бөтен дөньяга тараталар. "Бөтен дөньясы бездән куркып, калтырап торсын!" Шушымы Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.с.) өйрәтеп калдырган дин? Моннан 1400 ел элек Аллаһының илчесе мөселманга кешеләрне уйнап та куркытуны тыйды.

Аллаһ каршында бер генә кешенең гомере нахакка өзелсә дә, бөтен кешелекнең гомере өзелгән кебек була. Аллаһы Тәгалә: "Кем башка берәүнең канын коймаган, яки бозыклык кылмаган кешене үтерсә, ул бөтен кешеләрне үтергән кебек була", - ди ("Мәидә" сүрәсе, 32нче аять).
Әгәр кеше үтерү җинаяте дин исеменнән, Ислам байрагы астында кылынса, аның гөнаһы тагын да арта. Аллаһ ризалыгын алам дип, аэропорт­ка, базарга, стадионга, трамвайга кереп, тыныч кына яшәүче кешеләргә автоматтан атучы, аларны шартлатучы, яки йөк машинасы белән кешеләр җыелган төркемгә бәреп кереп, ничә дистә кешене таптап, үтереп, җәрәхәтләүче адәм актыгы ничек җәннәткә керәм дип уйлый ала?
Аллаһы Тәгалә Коръәндә иман иясенә башка кешенең өенә рөхсәт­сез керүне дә хәрәм кылды. Кемдер корал тотып, гаепсез кешенең шәхси гомеренә керә, тормышын җимерә, кемнеңдер атасын, анасын, баласын үтерә. Бу Пәйгамбәр (с.г.в.с.) калдырган юл түгел. Әгәр Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) сәхабәләрен чит җирләргә җибәрсә, аларны: "Рәнҗетелгән кешенең догасыннан сакланыгыз, аларның догалары белән Аллаһ арасында киртә юк", - дип кисәтә торган булган. Рәнҗетелгән кеше имансыз булса да, Аллаһ аның бәддогасын кабул итә. Террорчыларның өсләренә алар кулыннан корбан киткән кешеләрнең якыннарының, балаларының каргышлары гына түгел, бөтен кешелекнең ләгънәтләре төшә. Рәсүлебез аларга Аллаһының ләгънәте, фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең каргышы төшә диде. Ул кешенең кылган бер гыйбадәтен дә кабул итми. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Мөселманнарның иминлек хакы бердәм, иң түбән дәрәҗәлесе дә шул хак эчендә яши. Кем бер мөселман­ның шул хакын бозды, аңа Аллаһының ләгънәте, фәрештәләрнең һәм барча кешеләрнең каргышы. Аның кылган фарызы да, нәфеле дә кабул булмас", - диде (Бохари һәм Мөслим риваяте).

Соңгы елларда террорчыларның тәненә шартлаткычлар бәйләп, "шәһит каешы" тагып, кешеләр җыелган урыннарга кереп, үзен һәм башкаларны шартлатулар "модага" керде. Үз-үзеңә кул салу диндә һәрвакыт иң зур гөнаһларның берсе булды. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Кем үз-үзен таудан сикереп үтерде, аны җәһәннәмдә өстән атачаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен агу эчеп үтерсә, аны җәһәннәмдә агу эчертеп газаплаячаклар, ул анда мәңге калачак. Кем үзен тимер белән кадап үтерсә, аны кулына шул тимерне тоттырып мәңгегә җәһәннәмгә кертәчәкләр, ул тимерне үз тәненә кадап газаплаячак", - диде (Бохари һәм Мөслим риваятьләре). Үзен һәм башкаларны үтерүче ничек шәһит булсын да, ничек җәннәтләргә керсен?

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Кемнең йөрәгенә Аллаһ кешеләргә карата мәрхәмәтлелек салмаса, ул югалтуда һәм хәсрәттә булыр", - диде. Хәдистәге "югалту" сүзен галимнәребез: "Бар хәерлелектән һәм Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм калу", - дип аңлаттылар.

Сөекле Пәйгамбәребез күпчелек вакытта мөселман өммәте белән аралашкан һәм мөселманнар арасында булган кимчелекләрне төзәтү өстендә эшләсә дә, аның мөселман булмаган кешеләрнең хакларына кагылган әмерләре, катгый кисәтүләре дә бик күп. Әгәр мөселман башка дин кешесе, яки бөтенләй дингә ышанмаучы белән имин тормыш итәргә килешсә, аңа ул килешүне бозу, аның малына, гомеренә зарар салу шәригатьтә катгый рәвештә тыела. Бер төркем террорчылар Париж урамнарында "Аллаһ әкбәр" сүзләрен кычкырып кешеләрне атып йөрделәр, аларга кул чабучылар: "Мөселманнарны түгел ич", - диделәр. Валлаһи, бу чиктән ашу афәтенең бер мисалы, шайтан вәсвәсәсе һәм зур адашу. Бүгенге көндә Америкада, Аурупа илләрендә, безнең илдә ничә милләт, ничә дин кешеләре бер дәүләт эчендә үзара килешеп яшиләр. Кемнең генә хакы кимсетелсә дә, аның хакларын яклауны дәүләт үз өстенә ала. Кайсы гына мөселман шушы килешүне бозып, ­башка дин кешеләренең хакларына керсә, кыямәттә Пәйгамбәр (с.г.в.с.) аңа каршы чыгачак. Рәсүлебез: "Кем үзара килешү төзеп яшәгән кешегә золымлык кыла, яки аның хакын кимсетә, яки аннан тиешеннән артыгын таләп итә, яки аның ризалыгыннан башка нәрсәсендер ала, Кыямәттә мин аңа каршы дәлил китерүче булачакмын", - диде (Әбү Даут риваяте).

Үзен "ДАИШ" дип атаган иблис гаскәренә Ислам өммәтенең кайсы галимнәре кушылды, кемнәр аңа бәягать бирде? Мөселман авылларын таларга, аларга каршы чыккан мөселман ирләрен сарык суйган кебек башларын кисеп, шул башларны тотып селфига төшеп, шуны Интернетка куярга кем аларга фәтва бирде? Аллаһ аларны һәлак итсен, чөнки бөтен Ислам галимнәре аларга каршы чыктылар, алар исә ул галимнәрне "патшалар хезмәтчеләре", хөкүмәт ялчылары" дип көферлеккә чыгардылар.

Газиз кардәшләрем, аң булыгыз: әгәр нахакка Аллаһының бер генә мәхлугына золымлык кылсак та, кыямәттә ул мәхлукның хуҗасы каршына басып җавап тотачакбыз. Хәдистә килгәнчә, песине өендә бикләп, ашатмый үтергәне өчен бер хатын-кыз җәһәннәмгә керә. Тагын бер хәдистә чыпчыкка зарар китергән өчен дә җавап тотасы әйтелә.

Золымлыктан, явызлыктан ерак булыйк, сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кебек кешеләргә дә, хайваннарга да, үсемлекләргә дә рәхимле булыйк. Аллаһы Тәгалә: "Без сине бар галәмнәргә рәхмәт итеп кенә җибәрдек", - диде.("Пәйгамбәрләр" сүрәсе, 107нче аять).
Йосыф Дәүләтшин,
Түбән Кама шәһәре
Җәмигъ мәчете имамы.
Фото: youtube.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250