Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бүген – Изге Болгар җыены

Бүген Болгарда - Изге Болгар җыены булып узды. Анда безнеӊ районнан да делегация барып, булган чараларда актив катнаштылар.

Балтач үзәк мәчете имамы Марат хәзрәт җитәкчелендә сәфәргә баручылар кичке алтыларга исән-сау районыбызга әйләнеп кайттылар.

Иртәнге сәгать 10да Истәлек билгесе каршында Изге Болгар җыенын рәсми ачу татанасы булган. Чарада ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча Республика фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, шулай ук, "Милли тормыш һәм дин" VI Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы делегатлары, Россиянең төп мөселман үзәкләре составына керә торган Диния нәзарәтләре рәисләре катнашкан. Моннан тыш, чарага чит илдән шәрәфле кунаклар - Урта Азия республикалары, ерак чит илләр мөфтиләре, кайбер гарәп илләре министрлары, чит ил ислам югары уку йортлары ректорлары чакырулы булган.

Сәгать 11дә Болгар шәһәрлегенең Кече манарасы янында Тәлгать Таҗетдин тәүбә чарасы үткәргән. Көннең нәкъ уртасы - сәгать 12дә Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы укылган.
Фото: http://tatar-centr.blogspot.ru/2011_06_01_archive.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250