Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбаш авылында малайлар өчен пансионат ачылачак

Бөрбаш авылында күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малайлар өчен пансионат ачылачак. Ул 40 кешегә исәпләнгән.

Пансионат булдыру өчен район хакимияте иске мәктәп бинасын хәйрия фондына тапшырган. Хәзер анда төзекләндерү эшләре алып барыла һәм матди ярдәм итүчеләр булган очракта, бинаны сентябрь аена кадәр файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

"Бу авылны сайлавыбыз юкка гына түгел, чөнки Бөрбашта яшәүчеләр тәртипле, тәрбияле. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев шул авылдан. Авылда үскән балалар эшкә дә өйрәнеп үсә, авылны саклауда да аларның өлеше зур. Биредә татар телендә яхшы сөйләшергә өйрәнергә мөмкин. Рухи тәрбия ягы да мөһим", - диде "Ислам" хәйрия фондының идарә рәисе Илһам Исмәгыйлев.

Пансионатта тәрбияләнү өчен күп балалы гаиләдән булу гына аз. Баланың сәләтле булуына да игътибар ителә. Проектны гамәлгә ашыру да әлеге балаларга сәләтләрен үстерергә ярдәм итү. Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, инде анда тәрбияләнергә теләүчеләр дә бар. Аларны август аенда сайлап алу планлаштырыла.

Пансионат каршында гына яңа мәктәп урнашкан. Балалар шунда белем алачак. Әгәр репититорларга ихтыяҗ булса, аларны да чакыртачакбыз, ди Илһам Исмәгыйлев.

Проект үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтсә, алга таба Татарстанның башка районнарында һәм кызлар өчен дә пансионатлар ачылу күздә тотыла.
arskmedia.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250