Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбаш мәчетендә корбан ашы үтте

Бөрбаш мәчетендә корбан ашы үтте

Бөрбаш авылы мәчете динебезне саклау, халкыбызныӊ традицияләрен дәвам итү юнәлешендә гаять зур күләмле эш башкара. Мәчет дигәч тә, аныӊ алыштыргысыз имамы, авыл, район халкына гына түгел, ә бөтен Татарстанга билгеле шәхес Җәлил хәзрәтне күз алдына китерәбез. Менә бу җомга көнне дә аныӊ шәхси чакыруын кабул итеп Татарстан Дини нәзәрете кунаклары белән бергә районныӊ килгән күренекле эшмәкәрләр, Бөрбаш халкы белән җомга намазын бергә башкарып, Корбан гаете һәм олылар көненә багышланган мул сыйлы табын артында үзара аралаштылар. Бу гаять игелекле көннәрнеӊ савабы зур икәнен һәркем ачык белә - мохтаҗларга, ятимнәргә, караучысыз калганнарга булышу, бакча балаларыннан башлап, һәркемне бүләкләр белән сөендерү, җанга якын гамәлләр башкару, мәрхүм булган әти-әниләрне, әби-бабайларны искә алу, алар рухына догалар кылу - болар барысы да күӊелгә тынычлык индерә. «Үз артыӊнан дога укучы бала калдыр» дигән гыйбәрәнеӊ никадәр дөрес икәнлеген Борбаш авылы мәчетенә килгән балаларныӊ нурлы, сөйкемле йөзләрен күргәч тагы бер кат инанасын, аларны тәрбия кылучы остазларына рәхмәт укыйсыӊ. Мәчеттә үткәрелгән корбан ашына килгән 180нән олы яшьтәгеләрнеӊ һәм укучыларныӊ аштан соӊ көн-илебезгә тынычлык, динебезгә үсеш, иманыбызга ныклык, һәр гамәлебез изгелектән булсын дигән чын күӊелдән кылган догалары шәт кабул булыр дигән ышаныч белән таралдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250