Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бөрбаш Республика мөселман балалаларын шатландырды (фото)

Иртән торырга өйрәнгән Бөрбаш халкы сәгать 5 тулганчы үзәк урамнан төрле җихазлар төягән машиналарныӊ тыз да быз чабуын күргәч, бүген бездә бәйрәм бит әле дип, өй эшләрен бетерергә ашыкты, кунаклар каршы алырга әзерләнә башлады. Балалар Сабан туе гына дип аталса да, гадәти түгел ул.

Бу көнне Бөрбаш халкы бәйрәм уӊаеннан туганнарын, якыннарын һәм бик күп кунаклар кабул итә, алдагы Сабан туенда була алмаганнар да кайталар бит. Нинди бәйрәм соӊ бу шундый зур? Әйдә, оештыручылар фикерен тыӊлап карыйк әле.
Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйли:
«8 ел әлек бу Сабан туйны үткәрә башлаганда, районыбызда сабантуйлар аракы белән үтә иде. Ул вакытта кешеләрдә хәмердән башка бәйрәм, күӊел ачып булмый, дигән фикер шуныӊ кадәр ныгыган иде, аны үзгәртеп булу мөмкин булмастай тоелды. Мөселман Сабан туе дип башлап җибәрүебез дә шул ялган фикердән арындыру юнәлешендә булды. Нәрсәгә балаларныкы: без, балалар безнеӊ киләчәгебез, дип кабатларга яратабыз, ә киләчәк турында бүген кайгыртмыйбыз. Һәркем баласыныӊ тәрбияле, эчми-тартмый торган булуын тели. Ә моӊа ислам дине аша, тәрбияне бергәләп алып барсак, ирешү җиӊелрәк бит. Бу бәйрәм башка балаларны да кимсетми, катнашасыӊ һәм бүләк аласыӊ килә икәӊ, үзебезчә киен, Коръән аятьләре, сүрәләрен ятла, сөйлә, башкалар алдында үзеӊне бу яктан да күрсәт. Аннан соӊ иӊ әһәмиятлесе - безнеӊ балалар аралашырга, бер-берсе белән танышырга, үзләренеӊ татар, мөселман балалары булганнары өчен горурланырга да тиешләр».

Корьән уку белән башланып киткән бәйрәмдә, балалар да, олылар да күп иде. 5 меӊнән артык кеше катнашкан бәйгедә күрше районнардан гына түгел, ераклардан килгәннәр дә шактый. Ульяновск шәһәренеӊ район башлыгы да гаиләсе белән килергә булган, Мари Иле республикасыныӊ Мари Төрек, Бәрәӊге районнан, Киров өлкәсенеӊ Малмыж, Нократ Аланы шәһәре һәм районнарыннан вәкилләр хәйран. Ерак Башкортстан һәм татарлар яшәгән Самара, Түбән Новгород, Мордовия якларыннан килергә теләүчеләр автобуста балаларны йөртүгә булган кагыйдәләрнеӊ кырыслануы аркасында килеп җитә алмаганнар. Балалар белән бергәләп, олылар да бәйрәм итте, үзара сөйләштеләр, аралаштылар.
Татарстан мөфтие Камил Самигуллин катнашучыларга үзенеӊ теләкләрен җиткерде: «Пәйгәмбәребезнеӊ (с.г.в.) бер хадисендә аралашу, очрашу, бергәләп фикерләшү мөселман кеше өчен бу дөньядагы 3 зур шатлыкныӊ берсе булып тора. Бу зур бәйрәмдә мин шатланып катнашам. Балтач җирлегендә, Борбаш авылында мондый мәртәбәле бәйрәм күп еллар дәвамында дәвам итсен иде», дип әйтте. Норлат районы мөхтәсибе Айрат Әюпов: «Балтачтан ерак, республиканыӊ икенче читендә урнашкан булсак та, бу Сабан туйга икенче тапкыр киләм. Иманлы як булгач, Аллаһы Тәгалә Сезнеӊ якка яӊгырын да биргән, игеннәрегез дә күкрәп утыра, уӊышы да куанычы белән булсын! Районыбызга кайткач сокланып сөйлим, булдырасыз!», диде ул.

Сабан туйныӊ уӊышлы баруы аныӊ хәзерлегеннән тора. Оештыручыларга якыннан торып эчкерсез булышып йөргән Гөлсем Миннебаеваныӊ бу турыда үз фикере бар. «Хәзерлек чорында күп көч куелган. Бүләкләрен, алып барышын, чыгышларны әзерләүдә Гүзәл Бариеваныӊ исемен аерым атап китәргә кирәк, мәктәп директоры эшен генә алып бармыйча, авылны бергә туплауда аныӊ да зур өлеше бар». Ярдәм итучеләрнеӊ исемлеге озын, аларныӊ кайберләренә мәйданда рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.

Олылар Сабан туенда булган барлык төр ярышлар да булды мәйданда. Район башлыгы Рамил Нотфуллин 22 ат арасында чабышта җиӊүчеләрнеӊ җайдакларына шәхси призларын тапшырды. Атлар ярышы һәм аны тамаша кылу өчен Бөрбаш хуҗалыгы махсус әзерләгән уӊайлы урын югары бәяләугә лаек.

Бәйге читендә ераклыкка сикерү, турникта тартылу, җирдән кулда этенү, гер күтәрү буенча балалар, олылар арасында ярышлар бәйрәм буе барды. «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәтенеӊ Балтач бүлеге оештырган бу чарада һәркем бик теләп катнашты. Хәрәкәтнеӊ активисты Айсылу Нуриева: - «район Сабан туенда мондый ярышларны үткәргән идек. Монда да безне күрүгә яшьләр, балалар сырып алды. Ярышларда җиӊүчеләрнеӊ һәрберсенә Дипломнар, значоклар, истәлекле бүләкләр тапшырдык», ди.

Сабан туйныӊ баш батырын да атап китик. Ул безнеӊ якташыбыз, үзе дә заманында бәйге тоткан, татар дөньясында күренекле шәхес Фатыйх Сибгатуллинныӊ улы Рөстәм. Узган ел бу егет көрәштә призлы урынга кереп, үзенеӊ үҗәтлеге, җиӊүгә омтылышы белән истә калган иде, быел менә - җиӊүче. Бәйрәмнеӊ күп санлы иганәчеләрнеӊ берсе әзерләгән иӊ зур бүләк - чит илдә эшләнгән 40 меӊлек скутер Рөстәмнеке булды.

Еллар имин булсын, киләсе елга да шушы матур урында яӊадан очрашырга, шатлыклар белән бүлешергә Аллаһы Тәгалә насыйб итсен, дип барлык кешеләргә бәхет теләп бәйге кунаклары бер-берсе белән эчкерсез хушлаштылар. Ә бәйрәм табыннар артында, Бөрбаш авылы өйләрендә әле караӊгыга кадәр гөрләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250