Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чиркәүдәге бәйрәм

2 мең елдан артык инде Россиядә ел саен 19нчы гыйнварда Хач ману (крещение) бәйрәме була. Ул Иисус Христосның Иордан суларында чукындырылуы хөрмәтенә үткәрелә.

Аллаһның бу чукындыру тәртибе соңыннан чиркәүләргә кертелгән. Гадәттә кешене тугач та 40 көн эчендә чукындыралар һәм аннан соң да ярый.
Чепьядагы Святитель Гурий чиркәвендә тантана төнге сәгать 12дә шәмнәр кабызу белән башланып китте. 5-6 сәгатькә сузылган төрле дини чаралардан, гыйбадәтләрдән соң иртәнге якта суны изгеләндерәләр. Моның өчен Яңгырчы чишмәсеннән 5-6 тонна су китереп махсус бакларга бушатканнар. Суны гыйбадәтләр, көмеш хаҗ белән изгеләндерделәр. Мондый су аерым үзлеккә ия, озак еллар бозылмый. Аны ач карынга иртән эчәләр, гыйбадәт кылып өйне дә изгеләндерәләр, авыруларга бирәләр. Мондый су махсус савытта, караңгы урында саклана.
- Чиркәүгә килгән һәр кеше әнә шундый изге суны алып кайту бәхетенә иреште, - ди Чепьядагы Святитель Гурий чиркәвендә шушы эшләрнең башында торган иерей Георгий.
Чиркәү астындагы коену өчен ясалган урындагы су да изгеләндерелгән һәм анда күпләр кереп, җаннары һәм тәннәре дә чистарып чыккан. Иске Көшкәттәге буада халык өчен махсус бәкеләр ясалган һәм андагы су да изгеләндерелгән. Бик күпләр чистарынып чыкканнар. Халык монда үзләренең иминлеге сагында торган район гадәттән тыш хәлләр бүлеге, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә рәхмәт белдерә. Чепьядагы бәйрәмдә 200ләп кеше катнашкан. Катнаша алмаучылар да уфтанмагыз. Теләкләре булганнар изгеләндерелгән суда коена һәм әле тагын берничә көн изге суны да ала ала.
Александр атакай җитәкчелегендә Кече Лызи авылында үткән бәйрәмдә дә халык күп булган. Югары һәм Түбән Ушмалылар изгеләндерелгән чишмә суы белән кинәнгәннәр. Александр атакай Биктәш керәшеннәре өчен дә гыйбадәт кылып, суларын изгеләндерергә җитешкән.
Гомумән, христиан динендәге райондашларыбыз бу көнне чын-чынлап бәйрәм итте. Алар гына түгел, изгеләндерелгән сулы бәкегә чумып чыгучылар арасында татарлар да бар иде. Христианмы, мөселманмы син, су барыбыз өчен дә бертигез, ләбаса.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250