Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чиркәүгә ярдәм кирәк

Пропаганда никадәр генә көчле булса да, әллә нинди тыюларга да карамастан, совет заманында да дин тотучылар булды, максаты булганнар бар төрле дини йолаларны үтәп, Аллаһыбызның барлыгына һәм бер икәненә ышанып яшәделәр.

Совет таралып, бик күп нәрсәләргә ирек ачылгач бу шунда ук сизелде. Районыбыз авылларында дистәләрчә мәчетләр сафка басты. Төрле милләт кешеләре аралашып яшәүче безнең Чепья авылында да мөселман кардәшләребез өчен мәчет гөрләп эшли. Аллага шөкер, христиан динендәгеләр өчен яңа чиркәү дә салып чыктык. Ул башта шактый зур булып күренсә дә, хәзер халык дингә күп килгәч, кечерәеп калды. 60лап кешене генә сыйдыра ала. Ә чиркәүгә районыбыз авылларыннан гына түгел, Киров өлкәсе, Мари Республикасының якын авылларыннан да дин тотучылар йөри. Бәйрәмнәрдә халык 200дән артып китә. Шуңа күрә Чепьяның элекке чиркәвен дә сафка бастырырга сөйләшенде. Аның тарихи яктан да әһәмияте зур. Чепьядагы Святитель Гурия чиркәве 1845 елда төзелгән, 1938 елда җимерелеп клуб һәм китапханә итеп үзгәртелгән. Халык соравы буенча Казан епархиясе һәм район хакимияте белән килешенеп, 2009 елның февраленнән иске чиркәүне торгызу эшләре башланды. Бөтен төзелеш материаллары бәясен кертеп бу эшкә 20 миллион сум тирәсе акча кирәк.

Бу кадәр акчаны халыктан гына җыю һич мөмкин түгел. Шуңа күрә райондагы җәмгыять, предприятие, оешма җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәбез. Бу көнгә 16 миллион сумга якын акча файдаланылды. Шушындый зур ярдәмнәре өчен барлык хезмәт коллективларына, аларның җитәкчеләренә, шәхси өлешләре белән булышкан барлык кешегә чиркәү әһелләре, Агафон атакай, шәхсән үз исемемнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Күбе эшләнгәч, азга калгач тырышып сафка бастырасы иде инде шушы тарихи чиркәвебезне. «Мир» белән тотынсак, таулар күчерерлек көч бар безнең як халкында.

Аллаһ юлында тырышып чиркәүгә ярдәм итүчеләргә Аллаһы Тәгалә әҗер савапларны дөньялыкта да, ахирәттә дә үзенә кайтара. Без бу дөньяда кунак кына. Тормышның кадерен белеп, үзара аңлашып, булышып, дус булып яшик. Дуслык, бердәмлек зур байлык. Мөселманы да, христианы да бердәм булыйк, бергә булыйк. Бердәм булсак, тарихи чиркәвебезне дә эшләтә башларбыз, Алла боерса.

Акча күчерү өчен реквизитлар:
Доп.офис №4642/059 Сабинского отделения №4642 СБ РФ
ИНН 7707083893 КПП 163502001
БИК 049205603
К/сч 30101810600000000603
Р/сч 42307810962080003196
в ОСБ «Банк Татарстан» №8610 СБ РФ.
Зачислить во вклад Павлова Юрия Михайловича,
его ИНН 161201380228.


Агафон атакай, чиркәү советы членнары һәм авыл халкы исеменнән Петр Григорьевич ЧЕРНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250