Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Эдуард ИСЛАМОВ: «Күршеләрдән сөенеп кайттык».

Чакырганда бар, куганда кит, диләрме әле. Зурлап чакыргач, Смәел авылы мәчетенең 20 еллыгының бәйрәмендә булдык.

Балтач районы дин әһелләре белән күптәннән элемтәдә торганлыктан, без моңа бик шатландык. Кунакка балтачлылардан үрнәк тә, методик ярдәм дә алабыз ич. Җәлил хәзрәтне безнең дә казыебыз дип саныйбыз.
Туган авылым Шеңшеңәрдә еш булсам да, Смәелдә инде күптәннән булганым юк иде. Бик дулкынлану белән бардым. Смәелне танырлык түгел, матур-матур өйләр, каралты-кура, берничә кибет, зур мәдәният йорты, мәктәп...
Мәчет янына килгәч, аның матур архитектуралы булуына озак сокланып тордык, бүлмәләрен карап чыктык. Мәчет имамы Шамил хәзрәт, Солтан Фатыйхов бик җылы каршыладылар. Бездә чыгышлар гел рус телендә булганга, Смәел мәдәният йортындагыларның сөйләве йөрәккә бик ятышлы булды, йотлыгып тыңлап утырдык. Үзебезнең татар сүзләре бигрәк йомшак, бигрәк тә якын шул. Мәчеттә өйлә намазы уку да матур истәлек калдырды. Ә инде шуның кадәр кунакларга сый хәзерләү күпме чыгымнар, күпме тырышлык һәм осталык таләп иткәндер. Аларны хәзерләүчеләргә күп рәхмәтләребезне белдерәсебез килә.
Бу чараны алдан уйлап эшләгәннәр. Бәйрәмгә багышлап чыгарылган китап та зур әһәмияткә ия. Аның авторы Фатыйхов Солтан әфәндегә чын күңелдән рәхмәт, афәрин. Бу китапны укып чыккач, Малмыж мәктәбендә озак еллар укытучы булып эшләгән, Смәел имамы Нурмөхәммәт Мостафин кызы Суфия апа Нотфуллина телефон аша: - Китапны укыганда күз яшьләрем тәгәрәде, балалык елларыма кайттым. Солтан Фатыйховка нинди генә рәхмәтләремне әйтсәм дә аз булыр.
Илһам Шакиров күмәк хуҗалыкны бик матур итеп алып бара, мин алар өчен куанам һәм горурланам. Раббыбыз аларга һәрвакыт ярдәм итеп торса иде, - дип үзенең уй-кичерешләрен әйтте. - Шушы көннәрдә генә китапны өч кеше укыды инде, хәзер кулдан-кулга йөри, - дип тә өстәде.
Мин алып кайткан китап та Аджим авылы буенча китте, безнең милләттәшләр арасында зур кызыксыну уятты. Аерым авыл, мәчет турында бу басма әле беренчеседер, башка җирлекләр дә смәеллеләрдән үрнәк алырларына ышанычыбыз бар.
Эдуард ИСЛАМОВ
Киров өлкәсе, Малмыж районы,
Аджим авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250