Эшегез гел уң булсын!
Дигән теләктә калды Көек авылы өлкәннәре «Сорнай» җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗевка. Чөнки 10нчы ноябрь көнне әлеге авылда изге Корбан ашы үткәрелгән.
Шушы чара уңаеннан иман йортына җыелган 22 өлкән буын вәкиле иң беренче чиратта Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен дога кылса, аннары исә Тәүфыйк Газизовичның авыл халкы өчен эшләгән изгелекләре өчен дога кылды. Һәркемнең күңеленә бары уңай тәэсирләр генә салган әлеге чарадан анда катнашучылар канәгатьлек хисе алып таралышкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев