Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фитыр сәдакасы күләме – 100, 500 сум

Рамазан ае башланыр алдыннан уздырылыган Голәмәләр шурасы җыелышында фитыр сәдакасы күләмен арпа һәм йөзем бәясеннән чыгып билгеләргә килешенде.

Фитыр сәдакасы арпа бәясенә карап, бер кешегә - 100 сум, йөзем бәясенә карап - 500 сум.

Фидия сәдакасы - 200 сум.

Зәкятнең нисабы алтын (85 грамм) бәясеннән чыгып исәпләгәндә - 170000 сум.

Фидия
Рамазан аенда ураза тота алмаган кешеләр уразаларын башка айларда тота ала, уразаны бөтенләй тота алмаганнар исә фидия сәдакасе түләргә тиеш була. Фидия - ураза тотмаган көннәр өчен бирелә торган сәдака. Фидия акчалата түләнергә мөмкин.

Фитыр
Рамазан аенда фитыр сәдакасе һәм зәкәт билгеләнә. Фитыр сәдакасе бирү һәр мөселманга да вәҗеб гамәлләрдән санала. Фитыр сәдакасе мохтаҗларга бирелә. Фитыр сәдакасен мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлыгы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган очракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә дип хәбәр итте Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Фото: http://vk.com/wall158152556?z=photo-41856829_307774382%2Fwall158152556_720

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250