Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Фәүзия Бәйрамова Балтач үзәк мәчетендә шәкертләр белән очрашты (фото)

Бүген язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова үзәк мәчеттә балтачлылар белән очрашты.

Алдагы сәгатьләрдә бүген кичен Фәүзия ханымныӊ Бөрбаш мәдәният йортында, кичке сәгать 6да «Ана» китабын тәкъдим итү кичәсе була дип хәбәр иткән идек. Көндез ул үзәк мәчеттә балтачлылар белән очрашты. Очрашуда Җәлил хәзрәт Фазлыев, мәдрәсәдә белем алучы шәкертләр катнашты.
Фәүзия ханым үз чыгышында:
- Дин белән милләтне бәрелештерергә ярамый. Милләт - тән, дин - җан. Аларны аерып карау һич мөмкин түгел, - диде.
Без татармы, болгармы дигән күпләрне борчыган сорауга да "Бездә боларның икесе дә бар, чөнки без төрки халык", дип җавап бирде. Шулай ук ислам диненең Биләрдә кабул ителүе, диннең гомер-гомергә булуы хакында да мисаллар белән тарихка бәйләп аңлатып сөйләде.

Очрашуга килгәннәр Фәүзия ханымның үзе белән күзгә-күз очрашып, сөйләшүдән тыш, күпме мәгълүмат алуларына ихластан сөенеп утырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250