Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Гадәти булмаган җыен

Күп еллар инде Балтач Үзәк мәчетендә һәр айның икенче җомгасында кичке сәгать 7дә район халкы өчен вәгазь кичәсе үткәрү гадәткә кергән. Анда башка район һәм өлкәләрдән дә вәгазь тыңларга киләләр.

Быелның беренче җыены хаҗ сәфәрендә булып кайткан хаҗилар белән очрашуга багышланды. Бу мәҗлестә Казан кунаклары Рөстәм Рой улы Гатауллин (Идел Хаҗ җәмгыяте, Зәкәт фонды, Ислам банкы эшләрен оештырып җибәрүчеләрнең президенты), төбәкара Идел Хаҗ Үзәге җитәкчесе Аяз Камил улы Мингалиев та катнашты.
Сүзне Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт башлап җибәрде:
- Хаҗ гамәлен кылуда иң кыены нәрсә? Хаҗ кылырга ниятләү һәм хаҗи исемен саклау - Аллаһы Раббыбыз һәм җәмгыять каршында шушы 2 баскыч зур дәрәҗә һәм җаваплылык, диде ул. -Хаҗ кылырга баручыларның саны елдан-ел арта бара. Хаҗ- Ислам динендәге биш багананың берсе. Мөмкинлеге булган һәр мөселман үз гомерендә хаҗ гамәлен үтәргә тиеш. Бүген изге Мәккә җире бөтен мөселманнарның мәркәзе булып санала. Хаҗны Бөтендөнья мөселманнарының конгрессы дип әйтергә була. Алар анда 140- 150ләп илдән килә. Әлеге изге гамәлдә ел саен 5 миллионлап кеше җыела. Районыбызда 1993-1999нчы елларда 1-3 кеше хаҗга барган булса, 2010нчы елда 19 кеше, 2011нче елда 30 кеше хаҗ кылып кайтты, районыбызда хаҗи исемен ЮОдән артык кеше йөртә. Хаҗ гамәлен 2-3 тапкыр кылып кайтучылар да бар.
Бу җыен-конференцияне районыбызда Идел Хаҗ җәмгыяте филиалы җитәкчесе, «Раиф» мәчете имамы, үзе дә 2 тапкыр хаҗ кылган Илшат хәзрәт Сафин алып барды. Беренче сүз Казан кунагы Рөстәм хәзрәткә бирелде. Ул Балтач районына дүртенче мәртәбә килүен, чакыруларына олуг рәхмәтен белдереп, мәчеткә зур экранлы телевизор бүләк итте. 2011нче елда булган хаҗ сәфәрен кылу процессын күрсәткән фильм төшерелүен һәм шуны телевизор аша тыңлаучыларга карарга тәкъдим итте. Зал тын да алмый фильм карады, ә хаҗ кылучылар аеруча дулкынланды, чөнки алар бу җирләрдән әле яңа гына кайтканнар иде.
Соңыннан Зәбир Шакиров, Васыйл абый (Көлмездән, 2 тапкыр хаҗ кылган, быел хатыны, кызы, кияве белән барган), Дамир Шәмсетдинов (2 тапкыр хаҗга барган, быел әнисе, әбисе, хатыны белән), Фирдания Мөхәммәтҗа-нова (апасы белән) һәм башкалар хаҗдан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм башкаларны да хаҗ кылырга өндәделәр, үзең күрмичә хаҗның тәмен, ләззәтен аңлап булмавын, аның үлгән йөрәкне дә терелтүен сөйләделәр.
Рәхмәт сүзе белән Казан кунагы Аяз хәзрәт чыкты. Идел Хаҗ җәмгыятенең эшчәнлеге белән таныштырып, мөселманнарның уянуын, Татарстаннан гына түгел, Мәскәү, Якутия, Краснодар, Нижневартовск һәм башка ерак җирләрдә яшәүче мөселманнарның да Төбәкара Идел Хаҗ Үзәге аша хаҗ кылырга баруларын, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә хаҗилар өчен торак, ашау урыннары булдыру, транспорт-юл йөрүләрне уңышлы, җайлы һәм тиз тәэмин итү буенча бик күп эшләр башкарылуын, чыгымнарны киметү өстендә эшләүләрен аңлатты. Балтач халкының һәр яңалыкны башлап җибәрүче булуына аеруча басым ясады. Хаҗда төркем җитәкчесе булган Илшат хәзрәт хаҗиларыбызның сабыр һәм түзем, тәртипле һәм тәрбияле булуларын, сәфәрнең уңышлы тәмамлануын сөйләде.
Конференция Корьән укып, теләкләр теләп тәмамланды: иманыбыз яңарсын, һәркем үзе теләгәнчә Аллаһка якынайсын, сугыш, ачлык афәтләрен күрергә язмасын, илләребез имин, илебезнең күге аяз булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250