Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Әхлакый тәрбия бирүдә халкыбызныӊ гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен куллану» темасына Норма урта мәктәбендә семинар узды.

Норма урта мәктәбе туган якны, авыллар тарихын өйрәнү буенча даими зур эш алып бара. Менә район әхлак дәресләре укытучыларыныӊ уку елын йомгаклау өлешенә дә үзенчәлекле темалар сайлап алганнар.

Укучы балаларныӊ «Туган ягым мәчетләре» проект эшләре күп мөгәллимәдә соклану тудырды, бу турыда сораулар да күп булды. «Гаилә - бәхет ишеге» исеме астында Хөсәенова Венера үткәргән дәрес бик отышлы булды. Укытучыныӊ әхлак тәрбиясенеӊ әдәби юнәлешен генә түгел, дини кануннардан чыгып аӊлатуы һәркемдә уӊай тәэсир калдырды. Мөгәен, бу очракта Венера ханымга Балтач мәчете каршында читтән торып мәдрәсәдә укуы ярдәм иткәндер.
3нче класс балаларыныӊ Туфан Миӊнуллинныӊ «Акбай һәм сарык малае» пьесасы буенча куелган спектакль барлык катнашучыларны таӊ калдырды, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт һәм башка зур кунаклар телефоннарына видеога да төшереп алдылар. Укуларны йомгаклап, район мөхтәсибе, Җәлил хәзрәт мөгәллимәләргә рәхмәтләрен җиткерде, алдагы уку елында да тәрбия өлкәсендә бердәм булып эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250