Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

“Хузур” аудиокитаплар тәкъдим итә

"Хузур" нәшрият йорты изге китап Коръән тәрҗемәләрен, ислам дине нигезләренә һәм татарларның дини тарихына кагылышлы гыйлемне аудиокитаплар ярдәмендә җиткерә.

Шул уңайдан республикабызның күренекле дин әһелләре, шәхесләре белән берлектә аудиокитаплар әзерләнде. "Татмедиа" республика агентлыгы ярдәмендә 8 аудиокитап инде дөнья күрде дә, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
"Коръән аятләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары"
Коръән Кәрим - Аллаһның сүзе, изге китапларның соңгысы Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)гә иңдерелгән. Коръән аятләренең мәгънәләрен татарчага аңлатмалы тәрҗемә итүче атаклы татар язучысы Рабит Батулла. Тәрҗемә авторы сәнгатьле итеп үзе укыган аудиокитапның беренче өлеше.
"Әбү Хәнифә. Рухи һәм хокуки мирасы"
Икенче диск - Әбү Хәнифәнең фикер, әхлак, иҗтимагый мәсьәләләргә карашлары, аның укучылары турында мәгълүмат. Шулай ук Әбү Хәнифәнең фикһ ысуллары, ягъни ул кулланган дини дәлилләрнең төрләре бәйнә-бәйнә аңлатыла. Китап авторы: Мөхәммәд Әбү Зәһрә. Тестны укыды: Габдрерауф Нуриев.
"Әбү Хәнифә. Хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекләре"
Өченче диск. Бу өлештә Әбү Хәнифәнең акыл кодрәтен күрсәтәчәк аерым фикһ мәсьәләләре тикшерелә. Хәнәфи мәзһәбенең барлыкка килүе, киҗәюе һәм таралуы турында мәгълүмат бирелә. Китап авторы: Мөхәммәд Әбү Зәһрә. Тестны укыды: Габдрерауф Нуриев.
"История ислама у татар"
Россия ислам институты ректоры, сяяси фәннәр докторы, тарихчы Рәфыйк Мөхәммәтшин лекцияләре. Ул татарларның Болгар чорыннан башлап, бүгенге көннәргә кадәрге тарихы турында сөйли. Текстны автор Рәфыйк Мөхәммәтшин үзе укый.
«30 вәгазь»
Татарстан хәзрәтләренең төрле актуаль темаларга үтемле вәгазьләре. Вәгазьләрне Җәлил Фазлыев, Рөстәм Хәйруллин, Нияз Сабиров, Илдус Фәйзов, Габделхәмит Зиннәтуллин, Фәрид Сәлмән, Илфар Хәсәнов, Марсель Сабиров, Тимергали Юлдашев, Габдулла Әдһәмов, Булат Рәүпов, Фәнис Мингәрәев, Илнар Зиннәтуллин сөйли.
"30 проповедей"
Татарстан хәзрәтләре вәгазьләре. Вәгазьләрне Рөстәм Хәйруллин, Нияз Сабиров, Илдус Фәйзов, Фәрид Сәлман, Рөстәм Нургалеев, Руслан Фәрхетдинов, Рушан Садретдинов, Нияз Закиров, Алан Панарин, Сәедҗәгъфәр Лотфуллин, Илнар Зиннәтуллин, Фәнис Мингәрәев сөйли.
"Сөекле пәйгамбәребез (с.г.в.)"
Урта яшьтәге балалар өчен булган бу аудиокитапта сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.г.в.)нең тормышы тасвирлана. Китап авторы - атаклы татар язучысы Рабит Батулла. Рабит әфәнде китапны үзе укый. Аудиокитап аудиоэффектлар белән баеталгын. Ул аудиоспектакльгә якын рәвештә. Тамашачы бу китапны тыңлаганда үзен шул вакыйгалар арасында дип хис итәчәк.
"Матуридитская акыда"
Гакыйдә фәне буенча китапны РИИ мөгаллиме, "Әниләр" мәчете имам-хатыйбы Габдулла хәзрәт Әдһәмов укый. Аудиокитап ислам нигезләре, гакыйдә мәсьәләләре белән таныштыра.
http://intertat.ru/tt/din-tt/item/37495.html
Фото http://intertat.ru/tt/din-tt/item/37495.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250