Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

ИГЪТИКЯФНЕҢ КҮРКӘМЛЕКЛӘРЕ

Рамазанның соңгы көннәрендә мөселманнар игътикяф кыла. Нәрсә соң ул игътикяф? Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның күптән түгел дөнья күргән "Ураза" китабыннан игътикяф хакында язылганнарны тәкъдим итәбез.

ИГЪТИКЯФНЕҢ КҮРКӘМЛЕКЛӘРЕ
Игътикяф кешенең үзен бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кылу өчен аерымлавы дигән сүз. Шулай итеп, кол үзен дөнья эшләреннән өзеп, Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт кыла. Исламның бөек затларыннан берсе Ата (рәхмәтуллаһи галәйһи) әйткән: «Игътикяф кылучының хәле бик әһәмиятле ихтыяҗы белән бер зур кешенең ишеге төбендә торып: «Ихтыяҗымны үтәмичә, бу ишек төбеннән китмәм», - дигән кешенең хәленә охшый.
Игътикяф кылучы кеше исә иң зур кешенең ишеге төбендә утырган, аннан ярдәм сорап килгән. Бу - гамәлләрнең иң хөрмәтлесе». Игътикяф кылучы кеше барлык вакытын намаз укуга багышлый. Башка вакытларда исә мәчет эчендә намазны көтеп утырганы өчен хөкеме намаз укыган кебек булыр. Игътикяф кылучы кеше үзен дөнья керләреннән арындыра. Рухи дөньясын баету белән шөгыльләнә. Йөрәге нурлана. Йөзендә коллык ишарәләре балкый башлый.
ИГЪТИКЯФНЕ БОЗГАН ҺӘМ БОЗМАГАН НӘРСӘЛӘР
1. Мәчеттән чыгу игътикяфне боза. Игътикяф кылучы кеше көндезен дә, төнен дә игътикяф кыла торган урыныннан чыкмас. Ләкин берәр гафу ителерлек сәбәп белән чыга ала. Бернинди сәбәпсез бер мизгелгә генә чыкса, Әбү Һүрайра фикеренчә, игътикяф бозыла. Чыгуы махсус яки онытылып булса, игътикяф бозылу мәсьәләсенә охшаш. Кадиханның «Фәтава»сында да шулай диелгән.
Хатын-кыз өендә игътикяф кыла торган бүлмәсеннән өйгә чыга алмый. Хатын игътикяфне мәчеттә кыла торган булып, ире аны кайтырга чакырса, өенә кайтып, игътикяфен шунда дәвам итәргә тиеш.
Зур тәһарәт белән кече тәһарәт алырга һәм җомга намазына чыгу да сәбәп була. Игътикяф кылучы кеше зур һәм кече тәһарәт алу өчен мәчеттән чыга ала. Ләкин бу ихтыяҗларын үтәүгә үк кире мәчеткә керергә тиеш.
Мәчетнең ишелүе куркынычы янаганда яки шуңа охшаш башка сәбәпләр булганда гына мәчеттән чыгу зарар итмәс. Кече яки зур тәһарәт алу өчен мәчеттән тышка чыккан игътикяф кылучы кешене, кире мәчеткә кереп киткәнче, бурыч алачагы булган берәү күреп алып дәшсә, Имам Әгъзам фикеренчә, игътикяф бозыла. Башка ике имам фикеренчә, бозылмый. Имам Сәрахси бу ике имамның фикеренең мөселманнар өчен кулайрак булуын әйтеп калдырган.
Игътикяф кылучы кеше хастаның хәлен белергә яки җеназа намазына катнашу өчен мәчеттән чыга торган булса, игътикяфе бозыла. Хасталыгы сәбәпле мәчеттән тышка чыгуы да игътикяфне боза. Ләкин игътикяф кылырга нәзер әйтеп, хастаның хәлен белү, җеназа намазына катнашу яки гыйлем мәҗлесенә әзерләнү өчен мәчеттән чыгу шартын да кушса, игътикяфе бозылмый.
Игътикяф кылучы кеше берничә көнгә һушыннан язса яки ул тилерсә, игътикяфе бозыла. Савыккач, игътикяфен яңадан кыла башлар. Хәтта бу хәле берничә ел буе дәвам итсә дә, савыккач, игътикяфен каза кылырга кирәк була. Шушы урынга кадәр сөйләгән мәсьәләләр ваҗиб булган игътикяфкә бәйле.
Нәфел игътикяфләренә килгәндә, бер сәбәп белән яки сәбәпсез генә тышка чыкканда яки хастаның хәлен белергә яисә җеназага катнашырга барганда игътикяф бозылмый.
Игътикяф кылган кешенең җенси якынлык кылуы яки җенси якынлыкка этәрүче үбү, сыйпау кебек хәрәкәтләр ясавы көндез дә, төнлә дә хәрам була. Җенси якынлыкны махсус рәвештә яки онытылып китеп кылуы, мәнинең чыгу-чыкмавына карамастан, игътикяф бозыла. Җенси якынлык кылмыйча гына үбешү яисә сыйпашу кебек хәрәкәтләр нәтиҗәсендә мәни чыга торган булса, игътикяф бозыла. Чыкмаса - бозылмый.
Игътикяф кылган кешенең төшләнүдән яки уйланудан мәние чыкса, игътикяф бозылмый. Игътикяф кылган кеше төшләнсә, шуңа игътибар итәргә кирәк: мөмкин булса, мәчетне пычратмау шарты белән мәчеттә юынуында бернинди дә зыян юк. Андый мөмкинлек булмаса, мәчеттән чыгып, юынырга һәм мәчеткә кире кайтырга кирәк.
Игътикяф кылган кеше мәчет эчендә кирәк булган нәрсәләрен алдан хәзерләмәгән булса, сатып алуы рөхсәт ителә. Кирәкле әйберләрнең мәчеттә әзерләнеп сатылуы яки сатып алу мәкруһ була. Чөнки бу күренеш урамга хас нәрсә. Игътикяф кылмаган кешенең мәчет эчендә берәр нәрсә сатуы яки сатып алуы мәкруһ.
Игътикяф кылган кешенең ашавы, эчүе һәм йоклавы мәчет эчендә була. Болар өчен мәчеттән тышка чыга торган булса, игътикяфе дөрес булмас. Чөнки мәчеттә рөхсәт ителгән берәр нәрсә өчен мәчеттән тышка чыгу кирәкми. Игътикяф кылган кешенең, сөйләшмәүне бер гыйбадәт дип белеп, сөйләшмәве мәкруһ була. Моңа ышанмыйча сөйләшми торган булса, мәкруһ булмас.
Хәерле нәрсәләрдән башка нәрсәләр турында сөйләшү мәкруһ була. Игътикяф кылган кеше манарага менеп азан әйтә ала. Манараның ишеге мәчеттән тышта урашкан булса да ярый («Фәтава-и Һиндиййә», 1 том, 311-313 бб.; «Рәддүл Мохтар галә Дүррүл Мохтар», 2 том, 440 б., 449 б.; «Әл-Бахрур Раик», 2 том, 322-323 бб.; «Мәҗмагу-л Әнхур» (Дамат), 1 том, 256 б.; «Тахтави галә Мәракил Фәлаһ», 578-584 бб.).
Чыганак: http://dumrt.ru/node/14327
Фото: http://www.igelek.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250