Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Ике сыену сүрәсе

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим Аллаһы Тәгалә бу дөньяны сынау дөньясы итеп бар итте. Шуңа күрә кеше бу дөньяда яшәгәндә рәхәттә генә яши алмый, һәрдаим аны төрле сынаулар көтеп тора.

Камил рәхәт тормыш фәкать җәннәттә булачак. Ләкин Аллаһы Тәгалә адәм балалары төрле зарар һәм зыянга дучар булмасыннар өчен төрле юлларын өйрәткән. Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә һәм Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис шәрифләрендә шул юлларны аңлатты. Коръән Кәримдә ике сүрә бар, без аларны күбебез беләбез, ләкин күбебез аларның әһәмиятен белеп бетермибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул ике сүрә турында: "Миңа андый бөек сүрәләр иңгәне юк иде", - дип әйтте. Алар "Фәләкъ" һәм "Нәс" сүрәләре. Менә шушы ике сүрәнең мәгнәсенә тукталып китәсе килә.
"Фәләкъ" сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд галәйһиссәләмгә һәм аннан соң килгән кешеләргә Үзенә сыгынырга куша: "Әйт: мин таңның Раббысына сыгынамын".
Мөселман кеше һәрдаим Раббысына сыгынырга тиеш. Ошбу аятьтә Аллаһы Тәгалә Үзен таңның Раббысы дип атады, чөнки таң ату Аллаһының иң бөек билгеләренең берсе булып тора, билгеле ки, караңгы төннән соң иртә килә, авырлыктан соң җиңеллек килә һәм бу аятьтә Аллаһы Тәгалә үзен таңның Раббысы, дип сыйфатлау шуңа ишарә булып тора.
Киләсе аятьләрдә Аллаһы Тәгалә адәм баласына дүрт зыян сала торган нәрсәләрдән сыенырга куша.
1. Бар кылынган, яратылган һәр мәхлукның нинди булса да зарарыннан.
2. Караңгы төннең зарарыннан, һәркайчан караңгылыгы белән җир өстен капласа.
3. Сихер төеннәренә өрүче сихерче хатыннар явызлыгыннан һәм зарарыннан.
4. Көнче дошманның явызлыкларыннан һәм зарарларыннан, һәркайчан ул көнчелек ачуы белән зарар тидерергә теләсә.
Фикерләп карасак, адәм баласы башкалардан курыкканда иң курыккан әйберләре шушы. Бу дөньяда төрле ерткыч хайваннар, җәнлекләр һәм башка зыян сала торган җан ияләре - алар барысы да Аллаһ Раббыбыз бар иткән зыян салучы мәхлуклар җөмләсенә керә, шуның өчен безгә аларның зарарыннан Аллаһка сыенырга кушылды.
Караңгы төн һәрвакыт хәвеф-хәтәр салып тора; иң күп җинаятьләр караңгы төндә башкарыла, шуның өчен Аллаһы Тәгалә кешеләрнең калебләрен һәрвакыт Аллаһы Тәгаләгә багълап, Үзеннән ярдәм сорарга өнди .
Хәзерге вакытта күрәзәчелек, сихерчелек, гороскопларга ышану киң колач җәйде. Боларга ышану, алар янына бару динебездә катгый тыелган Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: "Кем күрәзәче янына барса һәм аның сүзенә ышанса, ул Мөхәммәд Пәйгамбәргә иңгән китапка көферлек кылган булыр"- диде. Шуңа күрә күрәзәчелек һәм сихерчелек белән шөгыльләнү динебездә тыелган. Һәм алар Аллаһының рөхсәтеннән башка кешегә бер зыян китерә алмыйлар. Ләкин Аллаһы Тәгалә безгә сакланырга боерды һәм ошбу сүрәдә аларның зыяныннан Аллаһка сыенырга өйрәтте.
Бу дөньяда яшәгәндә күпме кешеләргә зыян килә һәм аралары бозыла, ләкин күп вакытта сәбәпләрен белә алмыйлар. Җентекләп уйлап караганда аның асылы көнчелеккә барып тоташа, ә көнчелек кешедә бик яман чир булып тора. Чөнки башка кешедә булган нигъмәткә көнләшкән кеше, чынлыкта, Аллаһны гаделсезлектә гаепли, нигә ул нигъмәтне аңа бирде, ә миңа бирмәде дип. Шуңа да Аллаһ Раббыбыз безгә көнче кешенең явызлыгыннан һәм зарарыннан Үзенә сыенырга кушты.
"Нәс" сүрәсендә Аллаһы Тәгалә Үзенә сыгынырга куша һәм Ул анда Үзен өч сыйфат белән атый: Адәмнәрнең Раббысы, Патшасы һәм Илаһы (гыйбадәт кылырга лаеклы зат). Һәм әйтте:
1. Әйт: «Адәмнәрнең Раббысы булган Аллаһыга сыгынамын.
2. Адәмнәрнең патшасы булган Аллаһыга сыгынамын.
3. Адәмнәрнең гыйбадәт кыла торган Илаһы булган Аллаһыга сыгынамын.
Без, адәм балалары, күңелебезнең түреннән төшенергә тиешбез: кешеләрнең Раббысы Аллаһ булгач, һәрдаим ярдәмне Аннан гына сорарга; Патшабыз булгач, яклауны да Аннан өмет итәргә; Илаһыбыз булгач, гыйбадәтебезне бер Аңа гына юнәлтергә.
Без бу дөньяда яшәгәндә үзебез генә түгел. Безнең яныбызда вәсвәсә итүче шайтаннар һәм җеннәр бар. Менә шулар зыяныннан Аллаһ Раббыбыз безгә Үзенә сыенырга куша:
4. Чигенә-чигенә саваплы эштән тыеп, гөнаһлы эшкә өндәп вәсвәсә кылучы затларның зарарыннан.
5. Ул адәмнәрнең күңеленә явызлыкны сала.
6. Ул җеннәрдән дә һәм адәмнәрдән дә була.
Кешегә шайтан гына начарлыкка вәсвәсә итми калмый, хәтта кайбер начар иптәшләр дә кешене начарлыкка этәрә.
Фикерләп карасак, "Фәләкъ" сүрәсендә искә алынган дүрт зыян салучы әйбер һәм "Нәс" сүрәсендә шайтан һәм кешеләрнең начарлыкка өндәүләре адәм баласына иң каты зыян китергән әйберләр. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә пәйгамбәребезгә ошбу сүрәләрне иңдергән һәм шул зыян китерүче әйберләрдән Үзенә сыгынырга кушкан. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ул сүрәләрне кайбер сәхабәләргә һәрбер намаздан соң укырга кушканы билгеле. Ә кайберләренә иртә-кич "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләрен өчәр мәртәбә укырга әмер итте. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзе дә, "Ихлас", "Фәләкъ", "Нәс" сүрәләрен өч мәртәбә укып, йоклар алдыннан үз-үзен өшкерә иде.
Хөрмәтле дин кардәшләрем, менә бу ике сүрә - Аллаһ Раббыбызның безгә биргән зур хәзинәсе. Шуның өчен бу ике сүрәне өйрәнеп, даими үзебез укып һәм балаларыбызга да өйрәтик. Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызны төрле зыяннардан Үзе сакласын.
Фото: http://islam.ru/content/veroeshenie/osnovi_religii

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250