Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Изгелек онытылмый, тик бәдрәф борчый

- «Раиф» мәчетенә өстәмә итеп Наил Сафиуллинның бер оешмасы мәдрәсә төзеде. Әлеге игелекле эшләренә шуның кадәр сөендек.

Эшләгән яхшылыклары үзләренә әйләнеп кайтсын дип бер догабыздан да калдырмыйбыз үзләрен, тик күңелебезне борчыган бер әйберне әйтеп узмый кала алмыйбыз. Эшчеләр төзелеш вакытында, мәчет янәшәсенә, үзләренә дип бәдрәф ясап куйганнар иде, эшләре беткәч, киткәндә бөтен җирне җыештырып, тәртипләделәр, тик менә шушы бәдрәфкә куллары җитмәде. Җил ишеген дә алып атты инде аның, бик ямьсез булып утыра ул хәзер. Зинхар гозеребезне ишетсеннәр иде, дип хәбәр иттеләр бертөркем мәчет картлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250