Кабер газабы турында онытмыйк
Бу дөньяда яшәгәндә һәркем ләззәтләр тели. Аллаһы Тәгалә: "Кешеләргә хатын-кызлардан, балалардан, атлардан, терлекләрдән булган шәхвәтләр зиннәтләнде һәм бизәлде", - ди. Кеше шул нәрсәләргә кызыга, аның теләге шушы нәрсәләр булып тора.
Барзахи тормыш дөнья белән ахирәт арасында була. Һәрбер кеше шуның аша үтәчәк. Хәдисләрдә: "Барзах - бу дөньяга кайту белән үлем арасындагы бер киртә. Бер кеше дә барзахи тормышка күчкәч, кире кайта алмый. Барзах - ул сезнең белән ахирәт арасындагы каберләрегез", - диелә. Һәркайсыбызның шушы каберне күргәне бар, 1 метрга ике метрлы чокыр. Туганнарыбызны, дусларыбызны озатканыбыз бар. Аңа карыйсың, әллә ни бернәрсәсе дә юк кебек. Ул безнең ахирәткә кадәр булган урыныбыз. Без шушы каберләр турында нәрсә беләбез соң? Анда кешене нәрсәләр көтә? Без болар турында бик аз беләбез. Аллаһ мәгълүматны Үзе бирде. Аның китабын, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен укып белә алабыз. Профессор, академик булып, андагы тормышны белеп булмый. Аллаһ үзе гыйлем бирә. Кабер - ахирәтнең беренче йорты. Әгәр мөэмин Аллаһка гыйбадәт кылып яшәсә, каберендә дә ләззәттә булыр. Әмма кяфер, икейөзле, Аллаһка гөнаһ кылучы бәндәләрне кабердә газап көтә. Госман бервакытны каберләр янына килде һәм күз яшьләрен агызды. Ә арабызда мәетләрне күмгәндә, хәтта шул мәетнең туганнарына кадәр анекдотлар сөйләшеп, читкә китеп тәмәке тартып, хәтта салкын көннәрдә шул кабер янына утырып шайтан сулары белән җылынучылар да бар. Госман исә кабер янына килгәч, күңеле тулып елады. Аны күргәч: "Я Госман, җәһәннәм турында сөйләгәндә, син еламыйсың, ә кабер янына килгәч елый башладың. Ни өчен?" - дип сорадылар. Госман: "Дөреслектә, мин Аллаһ илчесенең шундый сүзләрен ишеттем: "Кабер - ахирәтнең беренче йорты. Кем шунда уңышка ирешсә, кабер газабыннан имин булса, кабердән соң киләсесе тагын да җиңел булыр. Әгәр дә кабер әһеле газапка дучар булса, моннан соң киләсесе тагында катырак булыр", - дип җавап бирде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кабер фетнәсе хакында сөйләде. Ләкин без андагы нәрсәләрне күрмәсәк тә, ышанабыз, иман китерәбез, чөнки без - мөселманнар. Кеше хәтта күмелмәсә дә (бер кешене хайван ашап бетерде, берсе суга батып үлде, ди), - ул барзахи тормышка керә. Аңа кабер нигъмәте яки кабер газабы була. Монда кабергә керү, ләхеткә куелу да шарт түгел. Аллаһның барзахыннан һичкем котыла алмый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Мәетне кабергә куйганнан соң, ул кешеләрнең аяк тавышларын ишетә", - диде. Туганнары, дуслары киткәч, янына фәрештәләр килә. "Шушы кеше, Мөхәммәд турында син нәрсә әйтә идең?" - дип әйтәләр. Иман иясе, Аллаһка итагать итүче: "Ул Аллаһның илчесе һәм бәндәсе", - дип әйтер. Ул бу дөньяда да шәһадәт китерде, бу сорауга да җавап бирер. Ләкин кяфер, икейөзле кеше бу сорауга: "Мин белмим, аны кешеләр нәрсәдер дип әйтәләр иде, мин дә шулай дип әйттем", - дияр. Шулвакытта аңа Аллаһның газабы килер. "Аның башына чүкеч белән сугарлар. Әгәр шул ук чүкеч белән тауга суксаң, ул тузанга әйләнер. Каты газапка шулкадәр кычкырыр, хәтта аның тавышын кешеләрдән һәм җеннәрдән башка барча җан иясе ишетер", - диелә хәдистә. Кешеләр дә ишетсәләр, куркуларыннан бу дөньяда яши алмаслар, аңнарыннан язарлар иде. Аллаһ безне бу нәрсәдән имин кылды. Әйе, гади генә кабер. Ләкин чынлыкта исә гади түгел икән. Каберне ачып карасаң, череп яткан тәнне табарсың, ләкин анда нигьмәт яки газап бара. Без үзебез ишетмәсәк тә, иман китерәбез. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) мәетне җирләгәннән соң дога кылды: "Кардәшегез өчен истигъфар кылыгыз. Чөнки хәзер аннан сорау алу була".
Берничә кабер газабына сәбәп булган гөнаһларны искә төшереп китәсе килә. Гомумгазапка сәбәп - Аллаһның диненнән ерак булу, имансызлык, итагатьсезлек. Ләкин мөселманнарда да гөнаһлар бар, әмма безнең газабыбызның сәбәпләре дә шулар булалар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) каберләр яныннан үтеп барганда, ике кабергә ишарә кыла һәм әйтә: "Бу ике кабер әһеле газапта. Әмма боларның гөнаһлары артык зур түгел. Берсе үзенең бәвеленнән сакланмады, йомышын үтәсә, нәҗестән сакланмады, истинҗә кылмады. Икенчесе нәмимә кылды". Нәмимә - бер мөселманны икенче мөселман белән гайбәт сөйләп талаштыруы. Шушы ике кабер әһеленең берсе бәвелдән сакланмаса, икенчесе гайбәт сөйләп йөрде. Гади генә нәрсә кебек, әмма безнең арада андый сәбәпләр күп. Табарани риваятендәге хәдистә: "Бер кабердә ятучыга шулкадәр нык сугалар, хәтта кабере ут белән тула. Ул үзе дә һуштан яза. Аңына килгәч, фәрештәләргә сорау бирә: "Мин шулкадәр нинди гөнаһ кылдым? Намазны да укыдым, уразаны да тоттым". Фәрештәләр: "Бер намазыңны тәһарәтсез укыдың. Аннары бер кардәшеңне рәнҗетәләр иде, ләкин син аңа ярдәмгә килмәдең", - диләр. Болар да гади сәбәпләр кебек, ләкин алар да җәмгыятебездә очрыйлар.
Намазның бер шарты - кешенең киеме дә, намазлыгы да, үзе дә чиста булу. Тәһарәтле булу да намазның бер шарты булып тора. Мөселман хаҗәтен үтәсә, истинҗә кылсын. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Кабер газабының күпчелеге бәвелдән сакланмаудан килә", - дип әйтә. Күп кеше ялкауланыпмы, гафил булыпмы, нәҗестән сакланмый да, аннары кабер газабына ирешә. Кайвакытта тәһарәтханәдә шундый хәлне күрергә туры килә: бәдрәфтән чыгалар да, кулны гына юалар да, аннары намаз укырга килеп утыралар. Әнә шулай тәһарәтсез намаз укучылар бар. Тәһарәтнең тәртибе бик гади. Аллаһ җиңеллек бирә. Оекбашларга мәсих кылырга була. Авырткан җиргә дә мәсих кылырга була. Нәҗестән саклану, тәһарәтле булу бик мөһим нәрсә, болар кабер газабына ирешүгә бер сәбәп булып торырга мөмкин. Кайбер кеше авыру булырга мөмкин, ләкин сау-сәламәт килеш ялкауланырга кирәкми. Бу безне газапка илтә. Аллаһның газабы хак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев