Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр

Мөселманнар өчен айлар арасында - рамазан ае, көннәр арасында - җомга көне, кичләр арасында - Кадер кичәсе иң мөбарәк санала.

Кадер кичәсе рамазан аеның соңгы ун көне арасындадыр, ул төгәл билгеләнмәгән. Бу көннәрне гыйбадәт кылып, догалар укып, тәүбә итеп уздырырга кирәк.

"Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк, савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк", - диелә Коръән Кәримнең 97 нче "әл-Кадер" сүрәсенең 3 нче аятендә. Кадер кичәсендә Коръән Кәрим иңдерелә башлый. Коръән соңрак егерме өч ел дәверендә Җир йөзенә кисәк-кисәк иңдерелде.

Бу хакта Раббыбыз Кадер кичәсе турындагы аерым сүрәдә ачык аңлаткан: «Иннәә әңзәлнәһү фи ләйләтил Кадр. (Хакыйкать шулдыр ки, Без аны (Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.) Вә мә әдракә мә ләйләтуль Кадр. (Кадер кичәсенең нәрсә икәнен сиңа аңлатучы булдымы?) Ләйләтуль Кадери хайрум мин әлфи шәһр. (Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.) Тәнәззәлүл мәләикәтү вәр-руху фиихә биизни раббихим мин күлли әмр". (Ул көндә фәрештәләр вә Изге Рух (Җәбраил), Раббының рөхсәте илә, Аның әмерләрен җиренә җиткерер өчен, бер-бер артлы иңеп кенә торырлар.) Сәләмүн һия хәттә мәтләгыль фәҗер.(Кадер кичәсе - иминлек кичәсе - таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр.)».

Кадер дигән сүз - ул кодрәт дигәнне аңлата. Икенче мәгънәсе - тәкъдир. Бу кичәдә фәрештәләр адәм баласының бер еллык тәкъдирен алып киләләр. Кадер төне мең айдан да кадерлерәк. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зекердә, намазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачактыр. Рәсүлебез (сгв) әйтә: «Кем дә кем Кадер кичәсен уяу үткәреп гыйбадәттә булса, бу кичәдән чыкканда әнисеннән туган сабый бала кебек гөнаһсыз чыгар», - ди.

Кадер кичәсенең кайбер билгеләре: бу кич нурлы булыр, бик салкын булмас, җиләз генә булыр, һавадан йолдызлар атылмас.

Чыганак: ДУМ РТ сайты
Фото: http://vk.com/wall-58620814?z=photo-11721389_308894630%2Fwall-58620814_85

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250