Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Казан бөтен Россиядән имамнарны кабул итә.

Казанда 13 июньдә "Милли тормыш һәм дин" дип аталган V татар дин әһелләре җыены үткәрелә.

Чарада дин әһеллләре, җәмәгать эшлеклеләре һәм рәсми кунаклар, җәмгысе 900гә якын кеше чакырылган. Җыенны Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Президенты каршында дин эшләре идарәсе, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Үзәк мөселманнар Диния нәзарәте, Россия мөфтиләр шурасы оештыра.
Узган ел Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган татар дин әһелләре "Ислам һәм татар дөньясы" концепциясен кабул иткәннәр иде. Быел әлеге документта күрсәтелгән ниятләрне тормышка ашыру чараларын барлау, тикшерү һәм билгеләү бурычы тора. Безнең районнан да бу зур җыенга катнашучылар булыр дип көтелә.
14 июньдә форумга килгәннәр Изге Болгар җыенында катнашачак.
Бу турыда Интертат.ру хәбәр итә.
Фото: http://tatarile.org/congress/tt/content

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250