Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кенәбаш авылы халкы "Иман" түгәрәгенә йөреп күңелен иман белән баетты

Халкыбыз телендә "Кытайга барып булса да белем ал!" дигән гыйбарә яши.Ә безнең Кенәбаш авылы халкы өчен Кытайга ук барып йөрисе юк. Гарәпчә укый-яза белим, намазга өйрәним дигән кешегә китапханәбездә ел саен "Иман" түгәрәге эшләп килә.

Быел аны Шәрифуллина Гәүһәрия апа җитәкләде. Көз айларыннан язгы эшләр башланганчыга кадәр авыл халкы китапханәгә белем эстәргә йөрде. Шушында ук китапханәгә кайткан яңа китаплар белән таныштылар. Китапханә дә яңа укучыларга баеды.
Уку барышында Рәйсә Зарипова белән очрашу оештырылды.Ул көнне яше-карты китапханәгә агылды. Вәгазь тыңлап җаннарыбыз сафланды.Күңелебез изгелеккә, яхшылыкка омтылды. Балтачтан кадәр Кенәбаш авылы халкы белән очрашуга килгән Рәйсә Рамилевнага чын күңелдән рәхмәт әйтәбез. Аның үтемле итеп сөйләгән вәгазьләрен йотлыгып тыңладык. Әле Аллаһы боерса киләчәктә дә очрашулар насыйп булсын.
Ә аерым рәхмәтне үзебезнең авыл кызы, хәзерге вакытта Норма авылында яшәүче ветеран укытучы Шәрифуллина Гәүһәрия апага һәм аның тормыш иптәше Мансур абыйга җиткерәбез. Ерак дип тормадылар, Нормадан хәтле килеп Кенәбаш авылы халкын аң-белемле итәргә, ислам диненең асылына төшендерергә тырыштылар. Мансур абый авылыбыз ир-атларына мәчеттә дәресләр бирде. Гәүһәрия апаның һәм Мансур абыйның эшләгән изге эшләре үзләренә меңе белән савап булып әйләнеп кайтсын. Әле без саубуллашмадык. Көз көне исән-сау булсак, китапханәдә укулар тагын дәвам итәчәк.
Фото: http://vk.com/wall-70784787?own=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250