Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кичерә белик!

Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Бөтен мөэминнәр кардәшләрдер. Араларыгызны төзәтегез, бәлки Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтенә ирешерсез", - ди. (Әнфәл сүрәсе).

Шушы аятьтә берничә хөкем бар. Кан туганнар һәм дин туганнар була. Кан туганнар әти-әни ягыннан булса, дин туганнар Аллаһка ышану, Ул кушканнарны үтәп яшәү белән бәйле булалар. Шуңа күрә дин кардәшлек иң югары дәрәҗәдә була. Бу кыска гына аятьтә шундый тирән мәгънә салынган. Чөнки, мөселман араларын шайтан котырта да алар сүзгә киләләр. Менә мондый вакытта бер-береңне кичерергә кирәк. Хәтта хаклык синең ягыңда булса да. Чөнки тәкъвалык шулай сынала. Мөселман кеше намазда, хаҗ кылуда булса, итагать итү җиңел. Чөнки ул Аллаһ Тәгаләгә буйсына. Кичерә белгән кеше - чын тәкъва була. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)не Аллаһ Тәгалә бөтен галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрде. Кешеләрнең калебләрен иманга җыяр өчен. Мәсәлән, ир белән хатын арасында низаг булса, алар арасында матур мөнәсәбәтләр булмый. Шулай ук мөселманнар арасында көнчелек, дошманлык булса, аларны иманда бергә җыеп булмый. Калебләр чиста булса гына тәкъва һәм бердәм булып була. Рәсүлебез Мәккәдән Мәдинәгә күченде. Анда ничә еллар буе дошман булган мөселманнарны дуслаштырды, кардәшләндерде, бер-берсен гафу иттерде. Ә без бүген юкка гына да үпкәлибез дә, үзара еллар буе аралашмыйча йөрибез. Пәйгамбәребез (с.г.в.с) калебләрне югары дәрәҗәгә күтәрер, мөселманнар үзара кардәш булсын өчен җибәрелде. Бу - намаз уку кебек, зур гыйбадәт. Бер хәдистә галим: "Әгәр дә бер кеше минем колагыма килеп яман сүз әйтсә, ә икенче колакка гафу итүемне сораса, мин аны кичерермен", - диелә. Ә Ибн Хаттап: "Иң күп гафу итүче - иң акыллы кешедер", - ди. Без бу дөньяда кунак кына. Тәкъва булып, араларны төзәтеп, Аллаһ кушканча яшәргә насыйп булсын иде.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.

Хәдисләр

"Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерсә һәм юатса, Аллаһ Тәгалә аның ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь һәм бурычланган кешегә дөньялыкта берәр төрле җиңеллек эшләсә (булышса һәм ярдәм бирсә) Аллаһ Тәгалә ул кешегә дөньяда һәм ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен һәм хата эшен пәрдәләсә, Аллаһ Тәгалә аны дөньяда һәм ахирәттә пәрдәләр. Үз кардәшенә ярдәм итүче кешегә Аллаһ Тәгалә ярдәм итәр".

"Сезнең берегез үзенең дин карендәшенең күзендә булган чүпне күрә, әмма үз күзендә булган хөрмә агачын күрми".

"Бер кеше үз дин кардәшенең намусын якласа, Аллаһ Тәгалә Кыямәт көнендә шул кешенең йөзен уттан саклар".

"Кем халыклар арасын аерса, ул бездән түгел».
Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250