Көннәрнең иң бөеге – Җомга көн (сорау – җавап)
«Ни өчен динебездә җомга көн иң хәерле көн булып санала? Бу көнне эшләргә ярамый диләр. Сәбәбен аңлатсагыз иде».
Бу хәдистән аңлашылганча, Аллаһ Тәгалә мәҗүсиләргә һәм насараларга җомга көнен зурларга фарыз кылган, ләкин аны төгәл аларга билгеләмәгән. Гыйбадәтләрен бу көнгә билгеләүләрен иҗтиһадларына, ягъни бу көнне үзләре сайлауларына калдырган. Билгеле булганча, Муса (г.с.) аларга җомга көнен зурларга әмер иткән, аның фазыйләтләрен белгерткән, ләкин кавеме аның белән бәхәскә кереп шимбә көнен бөегрәк дип күргән.
Һәм безгә Китап әһелләреннән аерылу максатыннан, җомга көнне генә аерым бүлеп ураза тотарга ярамый, чөнки алар шимбә һәм якшәмбе көннәрен зурлап, ул көннәрне ураза тота торган булганнар.
Әүс улы Әүстән килгәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Дөреслектә иң бөек көннәрегездән җомга көне. Ул көнне Адәм (г.с.) бар кылынды һәм вафат булды. Ул көнне Сурга өреләчәк, шул көнне дөньядагы бар мәхлуклар үлеп, дөнья бетәчәк. Һәм шул көнне миңа салаватларны күп итеп әйтегез, чөнки ул миңа ирешә", - дигән. Сәхабәләр: "Ий Аллаһ илчесе, син үлеп, гәүдәң юкка чыккач, сиңа ничек итеп салаватларыбыз ирешер?" - дип әйттеләр. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) җавабында: «Аллаһ Тәгалә Җиргә Пәйгамбәрләрнең гәүдәләрен ашауны хәрәм кылган, аларга Аллаһның сәламе булса иде, ягъни алар черемәсләр, кыямәт көненә кадәр күмелгән көе сакланырлар», - дигән (Әбу Давуд риваять кыла).
Пәйгамбәр (с.г.в.с.) әйткән: «Дөреслектә, җомга - көннәрнең хуҗасы, Аллаһ каршында иң бөек көн. Һәм ул Аллаһ каршында Корбан бәйрәме белән Ураза бәйрәменнән дә бөегрәк көн. Анда биш үзенчәлек бар: Аллаһ ул көнне Адәм (г.с.)не яралтты, шул көнне җәннәттән җиргә сөрде һәм шул көнне вафат кылды. Һәм җомга көнендә бер сәгать бар, Аллаһ колы нәрсә генә сорамасын, сораганы хәрәм булмаса, Раббысы аны бирер. Һәм барча фәрештәләр, күк белән җир, барча җилләр, таулар, диңгезләр җомга көненнән зур ихтирам илә куркырлар, чөнки җомга көнне дөнья бетәчәк» (Ибн Маҗәһ риваять кыла).
Әбу Һурайрадан килгәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.): «Биш вакыт намаз, бер җомгадан икенчегә кадәр араларында, зур гөнаһлардан кала бөтен гөнаһларга кәффәрат булыр, ягъни ул гөнаһлар җуйдырылыр», - дип әйткән.
Шулай ук хәдистән аңлашылганча, җомга көнне җәмәгать белән укыган иртәнге намаз атна буена укыган барча намазлардан хәерлерәк. Һәм шул намазда беренче рәкәгатьтә «Сәҗдә» сүрәсен, икенчесендә «Ин-сән» сүрәсен уку сөннәт гамәлләреннән, чөнки аларда Адәм (г.с.) яратылуы һәм Кыямәт көне искә алына.
Гамр улы Габдуллаһтан килгәнчә, Пәйгамбәр (с.г.в.с.):
«Кем исә мөселманнардан җомга көнендә яисә кичәсендә вафат булса, аны Аллаһ Тәгалә кабер газабыннан имин кылыр, саклар», - дип әйткән (Тирмизи риваять кылган.
Пәйгамбәр (с.г.в.с) бер хәдисендә: «Кояш калыккан көннәрнең иң яхшысы җомга», - дигән.
Пәйгамбәр (с.г.в.с.) бер хәдисендә: "Мөселман көн эчендә 5 төрле гамәл кылса, ул җәннәт әһелләреннән языла: чирле кешенең хәлен белү, җәназада катнашу, ураза тоту, җомга намазына бару һәм колга хөррият (азатлык) бирү", - ди.
Җомга көнне гөнаһлар җуела. Шулай ул хәдистә килгәнчә: «Әгәр кем исә җомга көнендә госелләр алып, хушбуйлар сөртеп, өеннән чыгып, ике кеше арасына кермичә генә, намазның тиешлесен укып, соңыннан бүтән нәрсәләргә игътибар бирмичә, имамның сөйләгәнен тыңлап торса, аңа ике җомга арасындагы булган гөнаһлар ярлыканыр». Икенче риваятьләрдә имамны тыңлаганда кирәкмәгән нәрсә белән мәшгуль булмавы шарт ителә. Ягъни анда берәү ташлар белән уйнап утыра иде. Димәк, ул хөтбәнең эчтәлегенә бөтенләй кермичә генә тик утырган. Бүгенге көндә дә мондый мисаллар җитәрлек, хәдисләрдә ачык әйтелгән хөтбә вакытында сөйләшү тыелганын тотмаучыларыбыз бар, имам вәгазь сөйләгәндә рәхәтләнеп сөйләшеп утыралар. Сөйләшмәгәннәрнең кайберләре, без бит сөйләшмибез дип акланып, я бармак шартлатып утыралар, я тырнакларын чистарталар, я телефоннарын ачып, андагыларны укып, җитмәсә әле язып та утыручылар әз түгел. Хөтбәнең эчтәлеген аңлау аны игътибар белән тыңлап утыруның шарты түгел, хәтта хөтбә укылганда бер авазы ишетелмәсә дә, без тыныч, тып-тын тыңларга тиешбез. Бу дәрес тыңлап утыру түгел, бу - гыйбадәт. Һәм хөтбә вакытында вәгазь ишетеләме, юкмы, аңлаган телдә сөйләнеләме, я башка телдәме, болар берсе дә вәгазьне тыңламыйча, теләсә нәрсә эшләп утырырга рөхсәт бирми.
Соңыннан нинди мәҗлестә генә булмасын, аякларны кыйблага таба сузып утыру ул кыйбланы хөрмәт итмәүгә керә. Соңыннан кулларны артка куеп, аларга таянып утыру яһүдиләрдән калган тәкәбберләнеп утыру рәвешләреннән булып тора. Һәм без аларга хилафлык кылырга тиешбез, алар эшләгәнне эшләмәскә тиешбез.
Җомга намазына иртәрәк бару нык хуплана. Җомга көнне мәчет ишекләрендә фәрештәләр һәрбер керүчене язып баралар. Имам мөнбәргә утыру белән алар китапларын ябалар, ягъни язудан туктыйлар, зикерне, ягъни хөтбәне тыңлап утыралар. Иртәрәк килүчегә дөя чалган әҗер-савап бирелә, соңрак килгәненә сыер чалган кебек, өченчесенә сарык корбаны әҗере, соңыннан тавыкны чалган яисә сәдака кылган кебек һәм иң соңыннан җомгага килүченең иң әз савабы йомырканы сәдака иткән кебек булыр. Димәк, җомга намазы ул тән гыйбадәте генә түгел икән, бер артык тиенне түләмәсәк тә, мал гыйбадәте булып та чыга. Монда мал дигәне байлыкны аңлата.
Намаз тәмамлангач, «Җомга» сүрәсенең 10нчы аятендә әйтелгәнчә, җомга намазы укылу белән шунда ук үзегезнең эшләрегез буенча таралырга куша. Аллаһ Тәгаләгә якынаю юлларын теләвебезне һәм күп итеп зикер әйтүебезне безгә әмер итә. Бу аять җомга көнне эшләргә ярамый дигәннәргә ачык каршы дәлил, бөтен эшләр тыелган вакыт ул җомганың икенче азаныннан башлап җомга намазын укып бетергәнче.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев