Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Коръән “укучы” ручка ничек укый ала

"Болгар" радиосыннан көнгә берничә тапкыр якыннарыгызга "Коръән укучы ручка бүләк итегез дигән хәбәр яңгырый. "Нинди була икән ул" дигән сорау бик күпләрне кызыксындыра торгандыр...

Техника яңалыклары алга киткән илдә яшибез. Ниләр генә уйлап тапмыйлар... Һиндстанның Кашмир шәһәрендә яшәүче Фируз Хан исемле эшкуар-технократ Коръән Кәрим аятьләрен "танучы һәм кычкырып укучы" югары технологияле ручка уйлап тапкан. Бу компьютерлаштырылган ручканы махсус рәвештә кодлаштырылган Коръәннең битләренә якын китереп, изге Китапның аятьләренең гарәпчә дөрес әйтелешен һәм тәрҗемәсен ишетергә мөмкин. Ручка текстны таный торган сенсор белән җиһазланган.
Аның ярдәмендә Коръәнне укырга һәм эчтәлегенә төшенергә мөмкин. Күпләр гарәпчә укый, ләкин аятьләрнең тәрҗемәсен һәм мәгънәсен белми. Шуңа күрә Коръән 25 телгә тәрҗемә ителгән. Аны бик күп милләттәшләребез бүләккә бирү өчен соратып ала икән. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез татар теленә тәрҗемә ителгән вариантны сорыйлар, дип яза Бөтенрәсәй мөселманнарының мәгълүмат агентлыгы.

Чыганак: http://www.tatar-islam.com
Фото: http://2.firepic.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250