Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күп ашама!

Мулланың ни эше бар, бәлеш ашап тик йөри…

Ашау-эчү мәсьәләсе табынында ризыгы, җисемендә саулыгы булган һәркем өчен дә әһәмиятле булып тора. Бигрәк тә бүгенге муллык заманында, аш-мәҗлесләрдә табынга ризык, савыт-саба куярга урын эзләп иза чиккәндә, күтәрелгән мәсьәләнең актуальлеге тагын да арта. Нишлисең инде, татар халкы бик юмарт бит. Әле моннан 15 еллар элек авылларда ашка барсаң, табынның ике башында ике касә катык, тоз һәм икмәк торса, бүген исә, табында тәлинкәне куярга урын юк. Ярый гади халык ашларда сирәк була, ә барысыннан да авыз итү тиеш булган муллаларга нишләргә? "Мулланың ни эше бар, бәлеш ашап тик йөри", - диләр. Бәлешне атнасына бер ашасаң тәмле ул, ешрак китсә - авырга төшә: бавыр да сыкрый, ашказаны да авырсулый. Күп кенә авыл имамнарын ял көннәрендә ашка чакыралар, мулла бабай, атнасына бер генә кайта торган яраткан оныкларын калдырып, икешәр-өчәр ашка барырга мәҗбүр була. Бармасаң, әле үпкәлиләр дә. Муллалар белән күбрәк мәҗлесләрдә генә күрешү сәбәплеме, халыкта аларның ашау-эчү белән артык дус булулары турында халыкта күп сүзләр йөри. Муллаларны яратып бетермәүче Тукаебыз да мулланың дөньяны бер шурпалы зур бәлеш рәвешендә күрүе турында яза бит. Шулай да, динебез ашауның күләме мәсьәләсендә нинди карашта соң? Аллаһының Китабы, илчесенең нәсыйхәтләре бу хакта нәрсә әйтә? Бераз шуларга тукталып китик.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзе теләгән ризыгын теләгән күләмдә ашый алмаган. Хатыны Гаишәнең сүзләренә караганда, Аллаһ илчесенең Мәдинә шәһәренә күчеп килгәннән алып әҗәленә кадәр тоташ өч тәүлек туйганчы ипи ашаганы булмаган. Бервакыт аңа күчтәнәч итеп кайнар ризык китергәч, ул ризыкны ашый һәм: "Аллаһыга шөкер, инде әллә ничә көн карыныма кайнар ризыкның кергәне булмады", - дип әйтә.

Ризыксызлыкның нәрсә икәнен яхшы белгәч, Пәйгамбәр һәрдаим кешеләрне ризык белән сыйларга, мохтаҗларга ризыклата ярдәм итәргә чакырды. Мәдинәгә күчеп килгәч тә ул кешеләргә: "Бер-берегезгә сәлам бирешегез, ризык белән сыйлашыгыз, төнлә белән кешеләр йоклаганда намаз укыгыз, сәлам белән җәннәткә керерсез", - диде.

Замана авыруы

Күп ашау замананың бер авыруына әйләнеп бара. Бу авыруның сәбәбе нидә? Ислам галимнәре моңа шундый кызыклы аңлатма бирә. Аллаһы Тәгалә кешеләргә дөнья һәм ахирәтләре файдасына куллану өчен күп нигъмәтләр иңдерә. Кеше алар белән үзен, гаиләсен кайгырта, мохтаҗларга сәдакасын чыгара. Ләкин кеше, Аллаһ биргәнне изгелек юлында кулланып, үзенә файда алмаса, Аллаһ аның малын аңа зыян китерә торган нәрсәләрдә кулландырта. Нәтиҗәдә, кеше үзенең байлыгын, саулыгын, дәрәҗәле урынын, үзенең һәм якыннарының тормышларына зыянлы юлларда сарыф итә. Күпме кешеләр изгелеккә илле сум сәдакасын кызганып, казинода бер кичтә илле меңен калдырып кайта. Ялгыз әбигә бер чәйлек күчтәнәчен жәлләп, дуслары белән кәеф-сафа корып утыру өчен фәлән меңлек шешәсен кыстырып килә. Мәчет-мәдрәсәдән бер янчыгын яшереп, чиновникка чемоданы белән илтә…

Дөнья куып, муллык эзләп, кешеләр тәмам акылларын җуя. Беркөнне "Animal Planet" каналында акула канатлары турында тапшыру бара. Балыкчылар центнерлы балыкны тартып чыгаралар да, канатын кисеп алалар, ә акуланың гәүдәсе шапылдап суга төшә. Җир йөзендә һәркөнне меңләгән җан ияләре "алтын бозау" артыннан куучылар кулыннан корбан китә. Зур балыкның кечкенә генә канатын ресторанга китереп саталар. Ресторан хуҗасы әйтүенчә, ул затлы ризыкны ашау өчен кешеләр әллә нинди ерак илләрдән киләләр икән. Ресторанның шеф повары канатны пешерү серләре белән дә бүлеште: "Сам по себе акулий плавник не очень вкусный, но мы добавляем туда специальные приправы, которые дают блюду отменный вкус". Сез бу сүзләрне ничек аңлагансыздыр, әмма үзем аңлаганча ана телебезгә тәрҗемә итеп карыйм: "Идән чүпрәге үзе бик тәмле түгел, әмма без аңа махсус тәмләткечләр кушкач, гаҗәеп тәмле ризык килеп чыга". Менә шул ризыкны ашау өчен байлар чит илләргә юл тота. "Бисмиллә" әйтеп суелган сыер, сарык, тавык һәм каз итләре тәмләткечләрсез дә бик тәмле бит, югыйсә. Ләкин муллык, иркенлек гафиллеге белән аңы сукырайган адәмнәр гади ризык ашый алмый тилмерә. Гөмбәнең дә аларга без ашаганы бармый икән, махсус өйрәтелгән чучкалар ярдәмендә җир астында үсә торган трюфель исемлесен эзләп табалар. Базарда затлы гөмбәнең бер килосын уртача 30-40 мең сумга эләктереп калырга була икән.

"Яхшы ризык калганчы, яман корсак шартласын"

Еш кына без ашалмый калган ризыкны "әрәм булмасын инде" дигән изге сылтаулар белән нәфсебезне бәйдән ычкындырып алабыз. Ләкин, комсызларча исраф белән көрәшергә тотынганчы, бернәрсәне аңлыйк: "исраф" дип әрәм киткән, ягъни файдасызга сарыф ителгәнне атыйлар. Ә өстәлдә калган ризык, бер дә булмаса, тавык яки этне сөендерер, алар да җан иясе, әмма чамадан артыгы мәҗбүри корсакка керсә, саруны кайната, саулыкны какшата. Әгәр тәнең, сихәтең өчен күпмедер ашаганың җитә икән, артыгын ашау да исраф була. Анысы тәнгә көч урынына зәгыйфьлек, сихәт урынына авыру өсти. Пәйгамбәр (с.г.в.с.) вакытында яшәгән мәшһүр табиб Харис ибн Кәлдә: "Корсак - авырулар йорты, ашауда чаманы белү - дәваларның нигезе", - дигән.

Асылда Адәм баласына яшәү өчен күп тә кирәкми, әмма нәфескә күпме генә бирсәң дә, җитми. Кайчандыр җилкәсенә җәясен асып, атка атланып ауга чыгучы татар ирләренең оныклары бүген корсак үстереп, колакка алка тагып, бөтенләй ир кыяфәтен югалтып бара. Бервакыт Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) бер симез кешене күреп, кулын аның корсагына куя һәм: "Әгәр бу әйберең булмаса, хәерлерәк булыр иде", - дия. Әлбәттә, монда сүз авыру сәбәпле тазарырга мәҗбүр булган кешеләр турында бармый.

Хәләл ризык дару кебек

Кеше булгач, гел ашамый да булмый, без фәрештә түгел бит. Әмма Пәйгамбәребез (с.г.в.с) безне дөрес һәм файдалы итеп ашарга өйрәтте, әгәр аның киңәшен куллана алсак, бәлки даруханәләрдән алган күптөрле даруларыбыз кирәк тә булмас иде. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Адәм баласы тутырган капчыкларның иң яманы - аның корсагыдыр. Кешегә умыртка сөяген күтәрү өчен аз ризыклар да җитә, шулай да ашый икән, карынын өчкә бүлсен: бер өлешен - ризыкка, икенчесен - суга, өченчесен - һавага, ягъни буш калдырсын", - дип әйтә.

Менә шундый гади диета, дусларым: ризыгыңны аша, чәеңне эч, әмма өченче өлешкә тимә, авыр булса да, түз.

Ризык күп булгангамы, соңгы вакытта кешеләр бик сайлана башладылар. Телевизорның бер каналын ачсаң, профессор: "Чәй эчмәгез, зыянлы", - ди, икенче каналдагысы: "Эчегез", - ди. Берләре - "ит ашарга ярамый", икенчеләре - "ипи ашамагыз", өченчеләре - "сөт зыянлы", - ди. Бәлки кайбер авырулар сәбәпле, ризыкның аерым төрләреннән тыелып тору файдалыдыр. Әмма ризык хәләл икән, аны тыярга ярамый. Аллаһы безгә хәрам кылган һәр нәрсәдә зыян бардыр, хәләл кылган һәр ризык дәвадыр. Хәләл ризык дару кебек, аны чама белән эчсәң, ул дәвалый, артыгы китсә, агулый.

Авызлар бозылган

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) кешенең тамагы ризыкның күп яки кыйммәтле булуыннан түгел, бәрәкәтле булуы белән туя дип өйрәтте. Шуңа әүвәлге заманнарның диндар кешеләре аз ризыктан да зур көч тапты. Бүгенге җәмгыять югалган бәрәкәтне калорий арттырып, затлысын сайлап кайтармакчы була, әмма бәрәкәтсез ризык корсагыңны тутырса да, кешегә куаныч һәм канәгатьлек хисләре бирми. Хәзер ипиләренең дә тәме юк дип зарланалар. Бүгенге көндә кибет киштәләрендә икмәкнең дистәләрчә төрләре бар, борчак оныннан, карабодайдан, колмак ипие - җаның ниндиен тели. Бәлки ипи түгел, авыз бозылгандыр безнең? Авырып ятканда да әллә ниләр кабып карыйсың, тәме юк. Гаеп бит ризыкта түгел, авыру сәбәпле авыз тәм сизми.

Әби-бабайларыбыз ач килеш, үлән ашап сугышта да җиңгәннәр, 7-8 баланы да үстергәннәр, ат белән җир сөргәннәр, урак белән игенен дә иккәннәр… Без муллыкта яшибез, бүген кондиционерлы комбайнда эшләргә кеше табалмыйлар, гектарлаган басуларда алабута үсеп ята.

Аллаһының сый-хөрмәтләреннән авыз иткәч, Аллаһы Тәгаләгә шөкер итик. Нух Пәйгамбәр ризык ашаса: "Аллаһка шөкер", - диде. Су эчсә: "Аллаһка шөкер", - диде. Киемен кисә: "Аллаһка шөкер", - диде. Атына атланса: "Аллаһка шөкер", - диде. Шуңа күрә Аллаһ аны: "Рәхмәтле бәндәм", - дип атады.

Ризык хәзерләүчеләребезгә дә рәхмәт әйтергә онытмыйк, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): "Кешеләргә рәхмәтсез булган, Аллаһка да рәхмәтсез булыр", - диде.

Ашларыгыз тәмле булсын, авыр булса да, корсакның өчтән берсе буш калсын.

«Яӊарыш» гәҗите, Удмуртстан

Фото: http://healthy-city.ru/wp-content/uploads/2015/07/%D0%BE%D0%B1%D0%B6%D0%BE%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B2%D0%BE.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250