Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Күрше хакы

...Һәркемнең өстендә күршесенең ун төрле хакы бар: авырса, аның хәлен белү; үлә икән, җеназасына катнашу; шатлык килсә, сөенергә; кайгы килсә, көенергә ...

Пәйгамбәребез Мөхәммәт (г.с.в.)нең бер хәдисендә болай диелә: “Әгәр кеше иман китерсә, үлгәннән соң терелүгә ышанса, ул кеше күршеләрен хөрмәтләсен...

...Һәркемнең өстендә күршесенең ун төрле хакы бар: авырса, аның хәлен белү; үлә икән, җеназасына катнашу; шатлык килсә, сөенергә; кайгы килсә, көенергә; бурычка акча сорап керсә, бирергә; эштә ярдәм сорап керсә, булышырга; еракка китә икән, гаиләсенә булышырга; йорт салганда аның каралты-курасына зыян китермәскә: Коръән ашына чакырса, керергә.

Коръәндә болай диелгән: “Эшләгән начарлыкларыгыз арттырылмас”. Әмма “Күршесенә эшләгән начарлык, башка начарлыкларга караганда ун дәрәҗәдә гөнаһлырак”, – дигән хәдис тә бар. Димәк, күршене рәнҗетү – ун кешене рәнҗеткән кебек буладыр.

(Рамил һәм Эльмира Хисамовларның “Рамазан” ислам календареннан)

 

Ә сез күршеләрегез белән дус яшисезме?

–Әйе

–Төрле чак була

–Юк

–Бер кешедән генә тормый

–Күршең әйбәт булса, яшәп була

–Аның өчен берни күрмәскә, дәшмәскә, ишетмәскә кирәк шул

–Мең шөкер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күрше хакы