Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Көшкәтбашта балаларга ныклы дини тәрбия бирелә

Балачак чоры - ул кабатланмас, тылсымлы чор. Менә шушы тылсымлы чорда безнең киләчәгебезне дәвам итүчеләр - нәни шәхесләр тәрбияләнә, тернәкләнә.

Шушы шытып чыккан "яшь үсентеләр" өчен җылы кояш, игелекле туфрак кирәк. Гасырлар аша буыннан-буынга килгән тәрбия алымнарының тирән тамырлары динебезгә барып тоташа. Шуны истә тотып Резеда апа Хәсәнова балалар өчен һәр ялда авылыбызның изге йорты - мәчеттә дини тәрбия чаралары үткәрде.
"Кечкенәдән үк дини тәрбия алган бала, үз юлын табачак. Андый балалар бу дөньяга үзенең ни өчен килгәнен, ничек итеп яшәргә тиешлеген аңлап үсә. Ул инде бәхетнең үз кулында, Аллаһ Тәгалә белән элемтәләр ныклыгында икәнен аңлап, гомере буе иманын ныгытып, саклап, ике дөнья сәгадәтенә ирешерлек итеп яшәячәк". Бу Резеда апаның киләчәк буынга җиткерергә теләгән фикере.
Шушы көннәрдә үз эшчәнлекләрен йомгаклап, балалар Резеда апаларына өйрәнгәннәрен сөйләп күрсәттеләр. Резеда апа балалар өчен чәй өстәле әзерләде. Бәйрәм табын артында дәвам итте. Әлеге саваплы гамәлләре өчен без Резеда апага ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез.
Шушы урында аның шатлыгы белән дә уртаклашабыз. Бүген Резеда Равил кызы "Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары уку мәдрәсәсе"нең урта һөнәри белем турындагы дипломына ия булды. Әлеге диплом аның урта һөнәри дини уку-укыту программасын үзләштерүен һәм йомгаклау аттестациясен уңышлы үтүен раслый. Резеда апага хәерле озын гомер телибез. Алган гыйлемен башкаларга да өләшергә насыйп булсын дигән теләктә калабыз, дип хәбәр итә «ШАТ-Көшкәтбаш» төркеме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250