Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып (ахыры).

Әмма ләкин һәркем теләсә җаен таба, теләмәсә сәбәбен эзли. Ә бит яшь вакытта мәчетләр булмады, йөри алмадык, намаз укыган өчен, гаеткә йөргән өчен, дин тоткан өчен гаепләделәр. Хәзер бит бөтен мөмкинлекләребез бар, ләкин файдаланмыйбыз.

Әй, җәмәгать, әйдәгез, шул вакытта укымаган намазларыбыз, тотмаган уразаларыбыз өчен, кылган гөнаһларыбызны ярлыкау өчен мәчетләргә йөрик, Аллаһтан гөнаһларны кичерүен сорыйк, намазлар укырга өйрәнеп, 5 вакыт намазлар укыйк. Һәр мәчеттә диярлек Коръән укырга, намазга өйрәтәләр, вәгазьләр сөйлиләр, ә без күп вакытны телевизор алдында утырып, сериаллар карап үткәрәбез, Аллаһның безгә биргән иң кыйммәтле нигъмәтен - вакытны бушка уздырабыз. Ә бит вакытны бернинди акча белән дә кире кайтарып булмый, бу турыда онытабыз.
Әй, җәмәгать, нишләдек соң без, нишләп безнең күңелләребезне, калебебезне кара таплар басты, һәрнәрсәгә битараф карыйбыз, уйламыйбыз, фикерләмибез. Аллаһны онытып, байлык артыннан гына куып, без үзебезне тәмугка әзерлибез түгелме соң? Ничек итеп Аллаһы Тәгалә каршында җавап бирербез? Мизанда гөнаһларыбыз авыр килсә, ниләр эшләрбез, кем ярдәм итәр?
Әй, җәмәгать, кайтыйк исламга, килик иманга, әле соң түгел, тырышыйк вафат булганда 5 вакыт намаз иясе булып дөньядан китәргә, чөнки намаз - җәннәт ачкычы. Үзебез генә түгел, туганнарыбызны, балаларыбызны, оныкларыбызны, күршеләребезне, авылдашларыбызны ислам диненә, иманга өндик, бу һәр мөселман кешесенең вазыйфасы. Хәзер кыш җитә, өйдә эшләр аз, бакчаларда эшлисе юк. Коръән укырга, вафат булган туганнарыбызга дога кылырга өйрәник, дога кылыйк вафат булган әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга, алар бездән разый булып ятсыннар, үпкәләмәсеннәр. Тагын бер нәрсәне әйтеп китәсе килә. Безнең яраткан җитәкчеләребез бар, без аларга иярәбез, алардан үрнәк алабыз, хөрмәтлибез.
Әмма Аллаһы Тәгалә үлемне бар кешегә дә бирә, берәү дә котылып кала алмый. Шуңа күрә җитәкчеләребезнең дә иманлы булуы, мәчетләргә килүе кирәк, бу мөһим. Ул чагында аларга ияреп, алар белән бергә эшләүче кешеләр дә иман ягына тартылырлар иде, мәчетләргә килерләр иде, эшләребез дә яхшырак барыр иде. Белгәнебезчә, ислам дине, иманыбыз безне бары тик яхшыга өнди, начарлыктан тыя.
Җәмәгать, калебләребезне төзәтик, йөзләребезне нурландырыйк. Килик исламга. Аллаһка якынайыйк, иманнарыбызны ныгытыйк, гөнаһлардан тыелыйк, шул вакытта гына тормышыбыз тагын да яхшырыр, балаларыбыз, оныкларыбыз илебезгә, динебезгә файдалы, тәртипле булып үсәрләр.
Гаптерәис МӨҖИПОВ
Югары Шубан
мәчете имамы
Фото: http://www.islam.ru/content/obshestvo/5909
Язманыӊ беренче өлеше:
Кушканнарны үтәп, тыйганнарыннан тыелып

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250