Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Тракторист машинасын сүндергән дә, намазлыкта намазга баскан… Шаккаттым!» [җомга вәгазе]

Халык хәзер тормыш авыр, акча юк дип зарлана, радио, телевидениедән дә "кризис" сүзе көннән көн ешрак яңгырый. Илнең шундый хәлдә булуның сәбәпләрен икътисадчылар, депутатлар үзләренчә аңлатырга тырышалар. Әмма халыкка моннан җиңелрәк микән соң?

Бу мәсьәләгә башка күзлектән карыйк әле. Кризис, аның сәбәпләре һәм бу авыр шартларда кешегә ничек яшәргә кирәклеге турында ТР Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның фикерен белдек. Изге җомга көнендә сезнең игътибарга хәзрәтнең кризис вакытында ризыкны киңәйтә торган гамәлләр турында вәгазен тәкъдим итәбез.
Кризис - Аллаһның хөкеме
"Элек тормыш намаз белән намаз арасында барса, хәзер сериал белән сериал арасында бара. Шуңа күрә ил дә кризис белән кризис арасында яши. "Кризис" сүзе грекчадан Аллаһ Тәгаләнең хөкеме дип тәрҗемә ителә. Коръәни Кәримдә "Шура" сурәсендә Аллаһ Тәгалә: "Мин ризыгымны бер киңәйтәм, бер тарайтам. Әгәр мин ризыгымны тигез генә бирсәм, Адәм баласы минем турыда оныта, бозыклык кыла башлый", дип әйткән. Димәк, кризис җибәреп, Аллаһ Тәгалә Адәм баласының ризыгын кыса. Бу исә безнең яшәвебездә нәрсәдер дөрес түгел дигәнне аңлата. Димәк, без ризыкны киңәйтә торган җиде гамәлгә якынаерга тиеш.
Беренче гамәл - тәүбә
Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вә сәлләм: "Тәүбә кылыгыз. Тәүбә кылсагыз, Аллаһ ризыгыгызны киңәйтер", ди. Аллаһ Тәгаләнең бәндәләр өчен җир йөзендә бирелгән иң зур нигъмәте - тәүбә. Раббыбызның "әр-рахмән" дигән сыйфатын "рәхмәтле" дип тәфсир кылабыз. Әмма Аллаһ Тәгалә барлык кешеләргә дә рәхмәтле, дип вәгазь сөйли башласаң, кайберәүләр: "Әнә, бер авылда намаз укучы әби белән бабай янып үлгән", яисә "Әнә, бер картны мәчеттән кайтканда машина бәргән", ди. Берәр яшь бала үлеп китсә, "Аллаһның рәхмәте кайда?" дип кычкыручылар бар. Әмма Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен дөнья байлыгы белән бәяләргә ярамый. Шулай булгач, аның рәхмәте нәрсәләрдә чагылыш таба? Бу дөньяда 7 миллиард кеше бар икән, Раббыбыз кемнең кем булуына, күпме гөнаһ кылуына карамастан, һәркемнең тәүбәсен кабул итә. Җәннәткә керү өчен бер тәүбә җитә - шушыннан да зур рәхмәт була аламы? Алай гына да түгел, Аллаһ Тәгалә: "Берәү тәүбә кылды исә, изге гамәлләр кыла башласа, гөнаһларын гафу итәм һәм әвәлдәге гөнаһын савапка алмаштырам", ди. Без дә үзебезне рәнҗеткән кешеләрне гафу итә белергә тиеш. Тәкәбберләнәбез икән, үзебезне Аллаһтан өстен куябыз булып чыга.
Икенче гамәл - намаз
Аллаһ Тәгалә Коръәндә: "Вакытында укылган намаз укучысын бөтен бозыктан саклый, һәм ул - зекернең иң бөеге", дип әйтә. Күңелгә әхлак урнаштыруның беренче ысулы да - намаз. Әмма бүген без намазга җитәрлек игътибар бирәбезме? Менә без 1990 елның апрель аенда Дагыстанга бардык. Ураза вакыты. Мин ул вакытта колхоз икътисадчысы идем, янымда авыл хуҗалыгы идарәсеннән бер кеше, ике колхоз рәисе иде. Гөрләп чәчү бара, ә совхоз ашханәсе эшләми. Нигә болай дип сорагач, "Бездә 90 процент кеше ураза тота, тотмаганы да кешегә күрсәтеп ашамый", диделәр. Өйлә вакытында басу буйлап үтеп барабыз: тракторист егет машинасын сүндергән дә, намазлык җәеп намазга баскан, йөзем басуында эшләүче хатын-кызлар китмәннәрен сөяп куйганнар да ызанга чыгып намаз укыйлар. Шаккаттык! Сорагач, "Бездә тел ачылгач та әти-әниләребез таләп иткән әйбер - ул намаз. Алар янында укымыйча берничек мөмкин түгел", диделәр. Инде дингә ирек бирелгәнгә 30 еллап була, ә без үз балаларыбыз, оныкларыбызга шул Дагыстан баларына куйган таләпләрне куябызмы? Юк бит. Имтиханын бирсен, аттестатын, дипломын алсын, дибез. Диплом алгач, дипломлы хайван гына була бит ул бала, чөнки хайванда дин юк, шулай булгач, әти-әни, туганлык, күрше, бер-береңә ярдәм итү дигән хис тә юк. Картлар йортында әти-әниләр күп, балаларның аларга карата ихтирамы бетте, күрше хәлен күрше белми, чөнки без хайванча яшибез.
Өченче гамәл - кәсеп
Без бу җир йөзендә мәшәкать чигәргә тиеш. Әмма бүген балаларыбызны эшкә өйрәтәбезме? Юк бит. Мин чиләнгән җиткән, дибез. Авыл, мәктәп бетә дибез, хакимиятне сүгәбез, әмма күпе генә сүксәк тә, ул бит бәби тапмый. Мәктәпне безнең ялкау киленнәребез яба. Балаларыбызга җирдә эшләүне, мал карауны хурлык, кимчелекле эш дип өйрәтәбез. Карагыз: заводка бер кило тимер керсә, шул ук авырлыктагы кадак чыга, артмый. Ә җиргә ярты бәрәңге салсаң, күпме уңыш чыга! Өстәмә продукт бирә торган бердәнбер әйбер ул - җир, кәсепнең дә иң әйбәте җирдә эшләү. Әмма бүген аның кадере юк, балаларны рәхәт яшәсеннәр дип һаман шәһәргә куябыз.
Дүртенче гамәл - Аллаһка тәвәккәл кылу
Эшләргә дә кирәк, Аллаһка тәвәккәл дә кылырга кирәк. Көймәнең дә ишкәге икәү бит. Берсе белән генә ишсәң, көймә урынында гына торачак. Кайсыбер кеше дога гына кылып утырырга кирәк, эшләмәсәң дә була, ди. Икенчеләр дөнья гына куа, әмма барыбер алга китә алмый. Берәү миннән 50 мең акча сорарга килгән иде. Үзендә биш мең бар икән. Шул акчаңны сәдакә итеп бир дигән идем, әздән генә сугып екмады. Ә бит Аллаһ Тәгаләнең вәгъдәсе бар: ул, ким дигәндә, ун тапкыр арттырып бирермен, дигән. 50 мең акчак кирәк кешенең биш мең сәдака таратканын күргәнегез бармы? Бу тәвәккәл кылу буламы? Шулай ук Аллаһ Тәгалә: "Һәр бала ризыгы белән туа", дигән. Кайсыбызда сигез-ун бала? Кызларыбыз өченче, дүртенче бәби алып кайтуын ишетсәк, "Хәерче үрчетәсебез юк", дип намазлык өстеннән кычкырабыз бит. Телевизордан үтерүчеләрне бу нинди ана баласы икән, дип нәфрәтләнеп карап утырабыз. Шул ук вакытта үзебез үк дөньяга киләсе дүрт-биш баланы юк иткән кешеләр. Бу да буламы Аллаһка тәвәккәл кылу?
Бишече гамәл - шөкер кылу
Бүген кыш буе өстәлебездә дә, кибетләрдә дә җәй көне үсә торган җиләк-җимеш бар. Элек бит Яңа елдан соң алма да күрми идек. Ә кайчан күбрәк зарланабыз? Бүген бит. Безгә кавакыт балалардан үрнәк алырга кирәк. Сабый бала асты коры, тамагы тук булса, бер җире дә авыртмаса, һәрвакыт шат була. Безнең тамак та тук, авырмыйбыз да, әмма йә киленне, йә малайны, йә күршене яки хөкүмәтне булса да сүгәбез, үзебезгә шуның белән рәхәтлек алабыз. Зарланырга берәр сәбәп гел килеп чыга. Без шөкер кыла белмибез. Берәү Казан урамында "Хәерчелек чиктән ашты - машина куряга урын юк", ди икән. Ә бит "Ибраһим" сүрәсендә Аллаһ Тәгалә: "Шөкер кылыгыз, мин арттырып бирермен", дигән.
Алтынчы гамәл - аралашу
Бүген без аралаша белмибез. Кунак килсә, Ленинград блокадасыннан килгән кешегә әзерләгән кебек табын әзерлибез, сыйлыйбыз. Өстәлгә чыгасы ризык беткәч, кайчан китәр икән бу, табак-савыт юар идем, дибез, йә телевизорны кабызып куябыз. Сөйләшергә, хәл сорашырга вакыт та калмый. Шуннан куркып кунак та чакырмыйбыз, үзебез дә бармыйбыз. Аралашмыйча бит бер-береңә ярдәм итеп булмый.
Җиденче гамәл - изге гамәлләр кылу
Җәннәткә кеше Аллаһның рәхмәте белән керә. Ә Аллаһ Тәгалә үзенең рәхмәтен кеше рәхмәте эченә яшергән. Бер хәдис: бозык хатын чүлдә кое янында утыра, янына бер эт килеп егыла. Хатын, чүәге белән су алып, эткә эчерә. Бу вакытта Раббыбыз үзенең рәхмәтен эт аркылы җибәргән. Бирүче түгел, сорап килүче Аллаһ Тәгаләнең рәхмәтен китерүче. Изге гамәл дә - үзеңнән бераз алып, башка кешеләрнең мәнфәгатьләрен кайгырту ул.
Раилә Вәлиуллина
tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250