Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Җәлил хәзрәт ышыгында бер көн

Мин Җәлил хәзрәтне беренче тапкыр 1992 ел азагында Казанның яңа аэропортында күрдем.

Ул 4-6 сыйныфта укучы 14 баланы Төркиядәге Морадия мәдрәсәсенә озатырга килгән иде. Мин исә - "Төркиягә йөз бала!" чакыруы буенча дөньяви төрек лицейларына юнәлүче балаларның әти-әниләре арасында.
Бу эшне, проектны диикме, профессор Фәрит ага Йосыпов оештырды. Әйтүенә караганда, балаларыбызга чит илгә чыгу өчен визаларны ул күп кыенлыкларны җиңеп, ниндидер урау юллар аша юнәткән.
Казан РИстанбул рейсы сәгате чыкты, ә регистрация башланмый да башланмый, чөнки китәсе очкычның булу-булмавы мәгълүм түгел... Байтак вакыт узды. Кемдер аэропорт җитәкчесенә барырга, кемдер Шәймиев приемныена чылтыратырга кирәк, ди. Татар балаларының чит илдә белем эстәвенә Мәскәү каршы икән, дигән имеш-мимешләр дә таралды. Менә бер мәлне Җәлил хәзрәт карамагындагы ундүрт нәни малай аэропорт идәнендә намазлыкларын җәяргә кереште. Гаҗәеп, көтелмәгән күренеш булды аларның саф-саф тезелеп, шартын китереп намаз укуы. Әлеге нурлы карашлы балаларның барысының да өстендә Тукай шәкерт булган замандагы сыман кәзәкиләр иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр... Һәм сабыйлар намазларын укып бетергәч, догалары кабул булды ахрысы, озак та үтми, очкычка утырырга хәбәр иреште.
Күпчелек шикелле, мин дә дингә көлеп кенә карый идем әле ул чакларда. Әмма шушы вакыйга алласызлыктан каткан күңелләребезне йомшарта төште шикелле. Хәзерге акылым белән уйлыйм: Татарстан балаларына чит илдә яхшы белем алуга юлны тәүге тапкыр Җәлил хәзрәт шәкертләре дә ачышкан лабаса...
Аннан соң мин мәшһүр хәзрәтне Мичәнбаш авылы, Шәмәрдән бистәсе мәчетләрен ачканда, туган авылы Бөрбашта уздырган илкүләм балалар сабантуйларында күргәләдем һәм алган тәэссоратларымны матбугатта бүлешкәнем дә булды.
Быел, тугызынчы октябрьдә, мин фәкыйрегезне, язганнарымны хуп күреп микән, Җәлил хәзрәт үзе кунакка чакырды. Аның бер вәгазендә ишеткәнем бар иде: ниндидер дәрәҗәле әһелне кемдер кунакка дәшкәч, ул өч шарт куйган - "төрмәгә япмыйсыз, агу ашатмыйсыз, патшалар белән янәшә утыртмыйсыз" дигән. Әйтергә теләгәне: үз вакытым белән кайтып китәм, тамагым туйгач, кыстамыйсыз һәм балаларыгыз белән янәшә утыртмыйсыз. "Хәзер минем балам сезгә меңгә хәтле санап күрсәтә" кебек сюрпризлардан да сакланган ул, ягъни мәсәлән. Мин исә хәзрәткә шартлар куймый гына, ни булса шул булыр дип тәвәккәлләп чыгып киттем. Бөрбаш яшәгән бистәмнән ерак түгел, урман артында гына, ике йөз иллеләп хуҗалыкны берләштереп, шактый гына мәйдан биләп торучы авыл. Анда йортлар таза, урамнар - асфальт, өчме, дүртме күперләре бар Алдынгы районның бу төбәгендә дә уңган-булган, һөнәрле кешеләр җир җимертеп яшәп ята, эшмәкәрләре алып-сатуга гына капланып калмыйча, җитештерү тармакларын да үзләштергән, традициядәге иген игү, яшелчә үстерү, ит, сөт, май булдырудан тыш, ит ыслау, ат казылыгы ясау, такта яру, агачтан эшләнмәләр җитештерү кебек кәсепләрдә дә үзләрен раслый алганнар. Мәчетләре дә "валлаһи, бар!" дип кенә түгел, ихаталы, биек манаралы һәм барлык уңайлыклар хәл ителеп, иркен итеп төзелгән. Гараж "оялаган" аскы катта, кием салу урыны һәм тәһарәтханәдән тыш, дин тотучы яшьләргә авыр атлетика белән шөгыльләнү өчен тиешле шартлары тудырылган спортзалга да урын табылган. Гыйбадәт кылу залы идәннәренә затлы келәмнәр түшәлгән, эчке бизәлеш күркәм, ә түшәмдәге җыйнак люстралар андагы тыйнак ямьгә нәзакәт һәм нур өсти.
Хәлбуки, без экскурсиягә мәктәптән керештек. Бөрбаш урта мәктәбе корылышы, тышкы һәм эчке планировкасы һәм бизәлеше белән генә түгел, эчтәлеге белән дә таң калдырды. Биредә, Җәлил хәзрәт тырышлыгы, мәгънәле район җитәкчеләре булышлыгы һәм хәерхаклыгы белән байтак еллар ислам тәгълиматына нигезләнгән әхлак дәресләре укытыла һәм хәзрәт үзе дә хәлфәлек итә булып чыкты. Уку әсбабы буларак кулланылучы «Ислам тәрбиясе» дәреслеген (Татарстан фәннәр академиясенең исламны өйрәнү үзәге чыгарган) миңа да бүләк иттеләр. Мәктәп балаларының йөзләре нурлы, карашлары якты, ислам тәгълиматы кушканча безне сәламләп узалар. Укытучылар һәм мәктәп мөдиренең дә Җәлил хәзрәтне хөрмәт итүләре, уртак мәсләктә булулары җавапларыннан, хәрәкәтләреннән, ишарә-ымнарыннан ук сизелә. Хәзрәтне олылауларының нигезе саллы, әлбәттә. Заманында ул, Бөрбаш авылы урнашкан совхозда дин әйдәре, рухи юлбашчы булудан тыш, хуҗалыкның матди ягын кайгыртучы баш икътисадчы, аннары совхозның коммерция буенча директор урынбасары буларак нәтиҗәле эшләгән, авыл урамнары, юллары, күперләре, чишмә-күлләрен кайгырткан, мәчет, урта мәктәп салдыруларда, спорт корылмалары булдыруда башлап йөргән, финанс юллап, йөз суы түгеп, биек ишекләрне еш шакыган. Тормышта бер эш тә шома гына бармый, түземлелек, тәвәккәллек, үҗәтлек һәм тапкырлык та артык булмый алда куйган олы максатларга омтылганда. Әйтик, мәктәп өчен акча каралу мәсьәләсендә ул Минтимер Шәймиевкә кадәр барып җиткән.
Таштан салынган, зур, заманча мәктәп бинасының ике спорт залы бар. Каратэ белән шөгыльләндерүче остазның Балтачтан килеп-китеп йөрүе хәл ителгән. Авылда яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр дә кәшәкә селтәргә ярата икән. Шуңа ахры, мәктәп ихатасында хоккей мәйданчыгы һәм яктырткыч прожекторлар һөнәри спортчылар ярышларына җавап бирерлек дәрәҗәдә корылган. Мәктәп коридорлары киң, бүлмәләр зур, якты һәм иң мөһиме - түшәмнәр биек. Фән-предметлар өчен кабинетлар, хезмәт дәресләрендә ир балаларны агач һәм тимер эшләренә өйрәтүгә зарур станоклар белән җиһазланган һәм кызлар өчен аш-су әзерләргә, тегү-чигүгә өйрәтү өчен кирәк-ярак, эш кораллары, материаллар белән тәэмин ителгән цех сыман бүлмәләр иң югары таләпләргә җавап бирешле. Анысы да монысы, биредә намаз укучы остазлар һәм балалар өчен махсус бүлмә дә бар.
Мәктәптән чыккач, хәзрәт белән Бөрбаш һәм Сәрдегән авылларындагы чишмәләрне күрергә киттек. Сәрдегән чишмәсенең суын кушучлап эчми түзеп булмады. Минем үз илебезне гизгәнем һәм чит илләрдә дә булгалаганым бар. Быел да Төркияне ике урадым, соңгысында Анталья төбәгендәге матурлыкларга мөкиббән булып кайттым. Биредә сәяхәт иткән чагыбызда исә шуны искәрдем: чит илдә күңелгә хуш нәрсәләргә сокланасың гына, ә үзебездә соклануыңа өстәп халкың өчен куанасың һәм горурланасың да икән...
Мәчеттә җомга намазы вәгазе ярыйсы ук тәэсирле чыкты. Хәзрәт әйткәннәрнең күбесе турыдан-туры миңа кагыла булып аңлашылды. Кем белә, башкаларга да ул шулай тоелгандыр, остаз һәр тыңлаучысының күңел түренә юл табу хасиятенә иядер... Үзем сизгән һәм үз-үзем алдында да танырга кыймаган тискәре сыйфатларым булуын эчтән танып, әледән әле көрсенгәләргә туры килде. Азактан хәзрәт авылдашы булган бер мөселманны туган көне белән котлады, бүләк тапшырды һәм җомга намазына килгән сабыйларга учлап-учлап конфет өләште...
Җәлил хәзрәтнең динне куәтләүдә, өлкән буындагыларны онытмаган хәлдә яшьләр, сабыйлар белән эшләүне күз уңыннан ычкындырмавын, моңа вакытын жәлләмәвен, аларга зур өметләр багълап, җылы мөнәсәбәтләр корып, элемтәләр яңартып, иренми һәм зур сабырлык белән казгануын чамаламый мөмкин түгел. Ул еллар дәвамында Бөрбашта үзенчәлекле мохит тудырырга тырышкан һәм моңа ирешкән дә.
Хәзрәт яшьләргә хас кайбер кимчелекләр турында өлкәннәрнең олылыклап сүз озайтуларын хупламый. «Яшьләр яшьләр инде ул, үзгәрә дә, төзәлә дә ала, менә безнең белән нишләргә?» - дип китереп куйган ул бер мәлне, шундыйрак кысада бәхәс килеп тугач. Һәм гыйбрәтле мисал да китергән. Бервакыт аның бабасы улы Фазлыйәхмәткә, ягъни Җәлил хәзрәтнең әтисенә:
- Хатының белән әниең бер дә тыныша алмый, гел эләгешеп кенә торалар, әллә киленне кайтарып җибәрәсеңме? - дигән.
Фазлыйәхмәт агай бер кавым уйланып торган да:
- Минем хатын яшь, әле ул төзәлергә дә, үзгәрергә дә мөмкин. Ә менә әни олыгайган. Ул инде үзгәрмәс. Әллә син җибәреп карыйсыңмы соң хатыныңны? - дип җаваплаган.
Бу кыйссада күренә ки, хәзрәтнең әтисе үткен акыллы, җор телле зирәк зат булган. Алма агачыннан ерак төшми, диләр. Шушы уңайдан кечтеки бер мисал китерү урынлы булыр сыман. Татар мохите зыялылары арасында дингә карашның тискәрерәк чорында, ниндидер чара узганда язучы Туфан Миңнуллин белән хәзрәтнең юллары кисешә. Әкренләп кыза башлаган әңгәмәләре кысасында хәзрәт әйтеп куя:
- Сез, Туфан әфәнде, муллаларны чеметкәләп язасыз. Менә мин дә, сездән үрнәк алып, язучыларыгызны чеметкәләп яза башласам, бу сезгә ошармы? - ди.
- Менә әйт, мәрхүмне кием белән күмәргә ярыймы? - дип сөәль куя атаклы драматург.
- Ярый, ник ярамасын, - ди хәзрәт.
- Ә табутка салырга?
- Анысы да ярый.
- Ә музыка, оркестр белән озатырга?
- Ярый, ник ярамасын, - ди Җәлил, бәхәскә гөртләп кабынып дәвам итәргә җирлек калдырмыйча. Әмма беркадәр паузадан соң:
- Тик сезгә боларны оештыру өчен поп чакырырга туры киләчәк, - дип өсти.
Туфан ага хәзрәтнең шул шәрехләмәсеннән гаҗиз кала:
- Карагыз бу кешене! - ди ул, янәшә-тирәдәгеләргә мөрәҗәгать итеп. - Бер сүземә дә каршы килмәде, әмма үз фикереннән бер карыш та чигенмәде!
Һәм шушы аңлашудан соң болар дуслашып китәләр.
Җомга намазыннан соң хәзрәт йортында, хәләл җефете Гөлфәния ханым әзерләгән табында сыйлангач, Балтачка, Шәҗәрә бәйрәменә юл тоттык. Балтач төзек һәм матур бистә. Анда ике мәчет гөрләп эшли, өченчесе әнә-менә сафка басарга тиеш, дүртенчесе төзелә, бишенчесенә керешергә җир алганнар. Хуш, бәйрәм узасы мәдәният йортына да килеп җиттек. Юл читләрен, тантана узасы мәдәният йорты тирәсен җиңел машиналар сарган, черкигә борын тыгар урын калмаган. Җәлил хәзрәт хәер-фатихасы белән машинамны полиция бинасы каршындагы киң тротуарга менгездем. Ишек катына чыккан дежур офицерга хәзрәт, кул изәп:
- Без машинаны бирегә куйдык инде, штрафын үзем түләрмен, - диде.
Офицер, борчылмагыз, бар да тәртиптә дигәнне аңлатып, елмаеп сәлам бирде.
Тыныч күңел белән мәдәният йорты бусагасыннан эчкә үтәбез. Чәчәкләр белән тулган фойе диварларында һәм махсус өстәлләрдә сәнгать дәрәҗәсендә эшләнгән, дивар келәмнәрен хәтерләткән шәҗәрә сурәтләре. Иң күп кешене бер аршынга ике аршын үлчәмле каты битле альбом үзенә җәлеп иткән. Баксаң, анысын Җәлил хәзрәт эшләгән икән. Менә без кем дип, нәселе белән мактану ниятеннән түгел, ә тулаем авыл, барча авылдашлары өчен дә тырышкан... Җәлил хәзрәт шушы ниятен тормышка ашыру өчен архивларга йөри-йөри, өч ел гомерен сарыф иткән булып чыкты. Милләтне саклауда әһәмияте әйтеп бетергесез бу башлангычны киләчәктә бәлкем барча районнарда, авылларда да күтәреп алып, дәвам итүне хуп күрерләр. Һәрхәлдә әлеге бәйрәмдә катнашучы Бөтендөнья Татар Конгрессы җитәкчесе Ринат әфәнде Закиров һәм җөмһүриятебез татар хатын-кызларының "Ак Калфак" җәмгыяте рәисәсе Кадрия ханым Идрисова үз чыгышларында уңай тәҗрибәне һәркайда таратуны кайгыртачакларына өметләндерделәр.
Җәлил хәзрәт авылның буйдак егетләрен:
- Өйлән, югыйсә, агачыгыз корый, һәм моңа син сәбәпче буласың, - дип үгетли икән... Өйләнгәннәрен дә тыңгылыкта калдырмый булып чыкты хәзрәт. Аның инициативасы белән инде байтак еллар яңа туган балаларга куелган исемнәргә район дәрәҗәсендә анализ ясала, ничә процент яраксыз исем куелуы күрсәтелә һәм үз мәхәлләсендә шырды-бырды исемнәр иң аз куелуга ирешкән имамнар бүләкләнә дә икән. Элек милләтебез рухына ят, тозсыз, мәгънәсез исемнәр елына илле-алтмыш куелса, андыйлар елдан-ел кими торгач, быел ун-җидегә калган...
- Ралиналар, Ильвиналардан арынабыз бугай. Быел Раяз исемен күп куеп кына санны аска тәгәрәттеләр, - дип уфтана хәзрәтебез.
- Раязның кай төше килми?
- Рияз дигән сүзнең мәгънәсе бар, ярый, ә Раязның юк.
Мәдәният йортының тамаша залына узабыз. Анда шәҗәрә турындагы чыгышлар фольклор ансамбльләре номерлары, чын безнеңчә милли җырлар белән аралашып бара. Милли һәм дини тәрбия бирүдә аерата зур уңышка ирешкән тәрбиячеләр, укытучылар Бөтендөнья татар конгрессы рәисе һәм «Ак калфак» җәмгыяте рәисәсе кулыннан кыйммәтле бүләкләр ала. Борынгыча җиз комганнар ясау остасы булган агайга бүләкне залга төшеп тапшырдылар.
Баксаң, Балтачта шәҗәрә барлау белән байтактан һәм һөнәри дәрәҗәдә шөгыльләнәләр икән. Моңа нигез салган Бакый Зыятдинов исеме телдән төшмәде. Аны лаеклы дәвам итүчеләрдән иң күренеклесе Гарифҗан ага Мөхәммәтшин, төгәл документларга таянып, ике томлы Балтач энциклопедиясен чыгаруга ирешкән кеше. Гарифҗан агайдан соң сүз Җәлил хәзрәткә бирелде. Хәзрәт үз чыгышында әлеге эшчәнлекнең әһәмиятенә, аны практикада ничек кулланып булуга басым ясады. Гыйбрәтле мисаллар, риваятьләр белән сипләнгән нотыгын, әле көлешеп, әле кул чабып тыңлады тамашачы. Хәзрәт, милләтне саклау өчен һәр татарның шәҗәрәсе тәгаенләнүе зарур, дип белдерде. Һәм сәбәпләрен дә санап күрсәтте. Әби-бабай тәрбиясе буыннан-буынга күчсен, нәсел корымасын өчен һәр төп йортның киленле булырга тиеш икәнлеген дә ассызыклады. Аннары ул күп балалы аналарның дәүләт тарафыннан ныграк яклануы зарурлыгына тукталды. Ятим бала алып асраган өчен хөкүмәт ай саен биш мең түли, ә бәби алып кайтып, үзенекен караганнарга юк, диде хәзрәт. Балалар туып тормаса, һәм бу хакта кайгыртылмаса, шәҗәрәләр төзеп мавыгуның буш эш булып калачагын да әйтте. Яшьләрне авылда калдыру мәсьәләсенә дә тукталды. Алты мең хезмәт хакына калага урнашып, ипотекага батып, 18 квадрат метр торак мәйданы өчен сигез мең сум хак түләп иза чигүчеләрнең ахыр чиктә аларны этә-төртә калага озаткан әти-әниләре җилкәсендә калуын искәртте. Авылда эшне оештырып булуын әйтеп, үзенең ике улының авылда яшәвен мисал итте.
Җәлил хәзрәт белән сөйләшкәндә үзем яхшы беләм дип санаган нинди генә өлкәгә керсәм дә, ул миннән хәбардарлырак булып чыкты. Каян шулкадәр белем һәм мәгълүмат эстәгән, ниткән табигый такт һәм төгәллек соң бу кешедә? Баксаң, ул мәктәптә бишкә генә укыган, вузны кызыл диплом белән тәмамлаган икән. Фәннәр патшасы саналучы математиканы мәктәптә дә су урынына эчкән, вузда да югары математикадан бишлеләр генә алган... Җаваплы вазифалар башкарган, Татарстанның атказанган икътисадчысы исеменә лаек булган... Йортының подвал өлешендә әкәмәт зур китапханәсе бар. Ә китап киштәләрендә төрледән-төрле философларның калын-калын томнары тезелеп киткән. Хәзрәт кыска романнар остасы Паола Коэлли иҗатына да битараф түгел икән.
Ул мин бүләк иткән "Әфлисун җиле" исемле китабымны уртасыннан ачты да, беренче туры килгән биткә күз йөртеп чыккач: "Монысы миңа туры килә икән", - дип куйды. Җилкәсе аша үрелеп, кайсы шигырем турында әйтүен аныкладым.
Ачыгыз авызыгызны, тешләрегез булса,
Ябыгыз авызыгызны, акылыгыз булса
дигән юлларны укыган икән...
Форсаттан файдаланып, тирән белемле, киң мәгълүматлы хәзрәтебездән үземне борчыган кайбер нәрсәләр хакында да сораштым. "Татарстан яшьләре"ндә басылган, намаз вакытларына яңалык кертү мәсьәләсе хакындагы мәкаләм белән ул таныш булып чыкты. Һәм анда язылганнар белән килешүен әйтеп, куандырды. Югыйсә, ялгышмадым микән, дигән шик тә кимерә иде күңелне. Аннары, мин аңардан "һәр мөселманның бурычы - башкаларны дингә өндәү" турындагы таләпкә аңлатма бирүен үтендем. Сер түгел, ни белеме, ни дәрәҗәсе юк кайберәүләр, әйтик, ашка килгәч, мулланы узып, аштан олы булып, башкаларны тота-каба дингә үгетләргә керешә.
Моңа җавап итеп, Җәлил хәзрәт риваять китерде: "Бер төркем мөселман кәсеп белән сәфәр чыкканнар. Араларында үтә ямьсез тавышлысы барып кергән төбәктә азанны үзем әйтәм дип дәгъва кылган. Һәм әйткән дә. Моның әйтүе берәүгә дә ошамаган. Шулвакыт әлеге сәфәрдәшләр катына бай яһүд килеп кергән. "Кайсыгыз әйтте азанны?" - дип кызыксынган. Һәм азан әйтүчегә күп кенә кыйммәтле бүләкләр калдырган. Азан әйтүченең юлдашлары шашып калган: "Ни өчен бүләклисең аны?" - дип кызыксынганнар. Яһүд әйткән: «Минем бер кызым, беребезнең сүзенә дә карамыйча, мөселман диненә күчәм, дип аптыратты. Ата-баба диненнән китүенә карышуыбызны санга сукмады. Ә менә сезнең юлдашыгыз намазга чакырып азан әйткәч, ул шунда ук әлеге ниятеннән кире кайтты», - дигән... Белмәгән эштән шайтан көлгән. Һәрбер эшнең, үгет-нәсихәт эшенең дә үз тәртибе, нечкәлекләре бар..."
Саубуллашканда, Җәлил хәзрәт бер кочак китаплар бүләк итте. Үзе язган китапларын. Гөлфәния ханым күчтәнәчкә олы бер банка бал да тутырып куйган. Инде хәзер баллап чәй эчә-эчә шуларны укып яткан көн. "Локман хәким нәсыйхәтләре" дигәненнән башладым.
Чыганак: http://www.tatyash.ru/
Фото: http://www.tatyash.ru/
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250