Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчет белән чиркәү янәшә

4 ноябрьдә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Болгар ислам академиясе булдыру һәм Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру турында"гы Указга кул куйды.

Шулай итеп, күпмилләтле республикабызда традицион рухи кыйммәтләрне ныгыту, саклап калу һәм үстерү; конфессияара һәм милләтара тынычлык, татулык булдыру белән бәйле максатлары чынга ашачак - Болгар шәһәрендә фәнни-белем бирү һәм рухи-агарту, мөселман үзәге, "Болгар ислам академиясе" пәйда булачак. Шулай ук Татарстан митрополиясе Рус православ чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) һәм Казан мэриясенең Казан Богородица монастыре комплекс кысаларында Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру нияте дә чынга ашачак.

Ике дингә дә тигез караш булган күпмилләтле Балтач районы халкы моңа ничек карый икән? Шушы сорау белән районның берничә дин әһеленә мөрәҗәгать иттек.
Рамил хәзрәт Бикбаев, имам-хатыйб: - Болгар ислам академиясе һәм изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру республикабыз өчен зур казаныш, зур байлык. Элек заманнарда беренче мәгърифәт учагы да Болгарда булган. Әлеге изге эшләр шушы матур башлангычка кире кайту дип уйлыйм. Милләтләр үзара тату яшәп, рухи кыйммәтләрне сакларга тиеш.

Галина Семовская, Чепья чиркәве старостасы: - Һәр милләтнең динен хөрмәт итәргә кирәк. Безнең Чепья авылында чиркәү дә, мәчет тә эшли. Мулла мәчеткә барганда юлда мине күрсә, машинасына утыртып чиркәүгә кадәр алып бара, мин рәхмәт әйтеп төшеп калам, ә ул мәчеткә эшкә китә. Беребезгә-беребез комачау итмибез. Болгарда да киләчәктә шулай булыр дип ышанам. Казан изге Ана иконасы соборын яңадан булдыру киләчәктә яшь буынга әхлак тәрбиясе бирүдә дә йогынтысы булыр.

Фото: https://yandex.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250