Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеттә җаныма тынычлык алдым

Мин әлһәмдүлилләһ хәзер мәчеткә йөрим, мәдрәсәдә укымасам да. Кешегә авырлык килгәндә әни сүзен әйтсәк тә, ярдәм сорап тик Аллаһы Тәгаләгә генә мөрәҗәгать итәбез.

Ирем үлгәч, эштән туктагач ничектер ялгыз, ятим калган шикелле булдым. Шул вакытта үзем дә сизмәстән мәчеткә киттем. Шунда җаныма тынычлык алдым. Беренче мөгаллимәм Рәйсә Рамилевнаның мәгънәле, үтемле вәгазьләре бик зур ярдәм булды. Ул миңа һәм минем кебекләргә беренче класс балаларына өйрәткән кебек гарәп хәрефләрен өйрәтте. Ислам диненең бөеклегенә, Аллаһның барлыгына һәм берлегенә төшендерде. Сабыр гына намаз укырга, аның диннең терәге, җәннәт ачкычы икәненә, җанны дәвалавына инандырды.
Әлһәмдүлилләһ бүгенге көндә намаз укыйбыз, изге Коръән битләрен ачтык. Икенче мөгаллимәм Гайшә ханым да зур терәк булып, динне өйрәнүдә ярдәм итә. Бүгенге көндә Гомәр хәзрәттә белем алам, Коръән укуымны камилләштерәм. Ул сабыр гына һәрберебезгә дәрес бирә, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәтә. Белем алу энә белән кое казу дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Өйрәнгән саен белмәгәнең ачыла бара.

Мәчетебез якты, чиста, җылы, барлык уңайлыклар да тудырылган. Кешеләре бик ярдәмчел, мәрхәмәтлеләр. Рәйсә Рамилевнага, Гайшә ханымга, Гомәр хәзрәткә саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете, җан тынычлыгы телим. Аллаһ рәхмәте булсын Сезгә.

Мәчетләргә килегез, белем алыгыз, хөрмәтле райондашларым.

Мөслимә.
Фото: islam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250