Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәчеттә Истанбул авазы

Изге Рамазан аенда күңелләрен тагын да сафландырып һәм пакьләндереп ураза тотучыларны олылап Балтачка Төркиядән Коръән Хафиз Бунямин Озджифтджи килде.

Ул Истанбулдагы бөтен мөселман дөньясына мәгълүм, иң мәшһүр Солтан Әхмәд мәчетеннән. Мондагы биш мәзиннең берсе булып тора. 15 яшеннән бөтен Коръәнне яттан сөйли башлаган. Малайзиядә үткән дөньякүләм Коръән уку ярышында бик яхшы нәтиҗә күрсәтеп, әлеге ил җитәкчесенең үз кулыннан бүләкләнгән, рәхмәт ишеткән. Төркия кунагы Балтачтагы Раиф мәчетендә тукталды. Оста ярдәме белән Рамазан ае барышында укыла торган тәравих намазында 30 өлештән торган Коръән тулысынча укылачак. Һәр намазда бер өлешен укыйлар. Бу көннәрдә мәчеттә азанны да дөньядагы иң дәрәҗәле мәчеттә эшләүче, Төркиядә зур абруйга ия Коръән Хафиз әйтә. Бигрәкләр дә моңлы инде, телевизорлар аша гына белгән Истанбулга килеп чыккан шикелле, барган җирдән туктап калабыз, ди кешеләр. Татарча, бер авыз сүз белмәсә дә, инде мәчеттә үз кешегә әйләнгән. Тәрҗемәчесе үзебезнең Балтач кешесе Раиф мәчете имамы Илшат Сафин.
Рәсемдә: Илшат хәзрәт, ике улы һәм мәчеткә йөрүче кыз бала Төркия кунагы янәшәсендә.
Хәлил НӘКЫЙПОВ фотосы һәм тексты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250