Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мөфти Балтач балаларына нинди бүләк бирәчәк

Сайтыбызда бирелгән алдагы язмаларда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллиннныӊ районыбызда булган эшлекле сәфәре вакытында Балтач гимназиясендә әхлак буенча үткәрелгән ачык дәресләрдән һәм чаралардан бик канәгать булуын әйтеп узган идек.

Рәхмәт йөзеннән, мөфти хәзрәтләре яӊа уку елына районныӊ 5 сыйныйфта укый торган һәр баласына җитәрлек санда әле яӊа гына «Хозур» - «Тынычлык» нәшрият йортында басмадан төшкән «Ислам дине нигезләре» дигән китапны бүләк итеп мәктәпләргә бирү турында карар кабул итте. Бу очракта, мөфтигә мондый урынлы тәкъдимне ясаган районыбыз мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыевка аерым рәхмәт әйтергә кирәк.
Әлеге китап укучыларны Ислам дине нигезләре белән таныштыру ниятеннән әзерләнгән. Аныӊ эчтәлеге Гакыйда, Фикһ, Ислам тарихы, Әхлак кебек мөһим бүлекләрдән гыйбарәт. Башлангыч дини белем һәм тәрбия алырга, ягъни Ислам дине нигезләрен өйрәнергә теләүчеләрнеӊ гозер-үтенечләрен искә алып, ктиапта тәкъдим ителә торган темалар мөмкин кадәр гади, аӊлаешлы итеп яктыртылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250